Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Десантчы" татар имамы "урыс дөньясын" якларга чакыра


Тимур Ибраһимов
Тимур Ибраһимов

Казандагы урыс мәдәнияте үзәге социаль челтәрдә Кызыл Байрак имамы Тимур хәзрәт Ибраһимовны мактап чыкты. Татар егетләренә Новороссия өчен сугышырга фатиха бирүе өчен. Хәзрәт үзе моны кире какса да, Украинадагы урысларны якларга кирәк дип саный.

Татар милли хәрәкәте җыеннарында нинди дә булса имам, мулланы күрү һич мөмкин түгел диярлек, шул ук вакытта ислам китапларын тыйган, мөселманнарны зинданнарга япкан, кызлардан яулыкларын салырга мәҗбүр иткән Русия хөкүмәтен, шул исәптән "урыс дөньясын" яклау өчен кайбер "служилый" имамнар көчләрен дә, вакытларын да кызганмыйлар.

Татарга каршы шовинистик карашлары белән танылган, Мәскәүгә Татарстан җитәкчеләре турында бертуктамый әләкләр язып торган Казан урыс мәдәнияте үзәгенең Вконтакте сәхифәсендә Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылы имамы Тимур Ибраһимов турындагы мактау сүзләрен укыгач шундый фикер кала.

"Тимур Ибраһимов Новороссиядә ополчение ягында хәрби хезмәт күрсәтү өчен татар егетләренә фатиха бирә. Ул үзе десантчы, резервтагы подполковник. Менә ичмасам, бу без хөрмәт итә торган мулла. "ДНР"дагы Казаннан ике ополчение вәкиле Украинага каршы сугышка Тимур Ибраһимов фатихасы белән килүен әйтте", диелә әлеге социаль челтәр битендә.

Шунда ук "татар" дип аталган бер егетнең "Аллаһу әкбәр" дип кычкырып украин ягына ут ачуы төшерелгән видео да урнаштырылган. (Дикъкать! Караганда сак булыгыз, урысча сүгенү сүзләре бар - ред.)

Бар гомерен башта совет, аннары Русия гаскәрендә хезмәт итүгә багышлаган, резервка чыккач кына дин юлына баскан Тимур хәзрәт үзе Азатлыкка моның дөреслеккә туры килмәвен һәм бу хакта белмәвен әйтте. Кызыл Байрак авылы имамы диелсә дә, ул нигездә Казанда тора һәм бары ял көннәрдә генә авылга укытырга, Коръән мәҗлесләре уздырырга, умарталарын карарга кайта икән.

– Сез чыннан да Украина көнчыгышында сепартистлар ягында сугышырга фатиха бирдегезме?

– Юк. Мин “1000 еллык” мәдрәсәдә умартачылык турында шәкертләргә дәресләр бирәм. Мин хәрби кеше. Очучы. 27 ел армиядә булдым. Ватанны сакларга кирәк. Менә күптән түгел Һорливкага һуманитар ярдәм туплап җибәрдек. Анда отец Анатолий да бар иде.

Бездән күп мәгълүматларны яшерәләр. Украина көнчыгышында күбрәк урыслар тора бит. Украина бит аларны юкка чыгарырга тырыша. Шуңа сугыш тукталмый. Алар фикеренчә "Украина - украиннар өчен" килеп чыга.

– Донбасс Русиядә түгел бит, ватан түгел, башка дәүләт җире. Кайдан чыгып мондый фикергә килдегез?

– Ишетәбез бит инде. "Время" карыйбыз. Үзебез нәтиҗә ясыйбыз. Башка милләтләргә алар (украиннар) каршы чыга.

– Татарларгадамы?

– Юк, монда татарлар турында сүз бармый. Ә менә урысларга... Мин үз тормышымнан мисал китерә алам - Львовта урыс телендә сорау бирәсең, алар сине күрми дә, ә инде үзебезнең татар теленә күчәсең, мөнәсәбәт үзгәрә, инде ихтирам белән карый башлыйлар.

– Соң алай булгач, татарга ихтирам бар бит инде?

– Әйе.

– Мондый хәл кайда булды?

– Советлар вакытында, Львовта булды. Анда бит бөтенләй бандерачылар. Сорау бирәсең, алар ишетмәмешкә салыша, аннары инде татарча сөйләшә башлагач, урыс булмаганыңны белгәч, хәтта урысча сорау бирсәң дә җавап бирәләр.

– Бу хәл татар буларак сезне, киресенчә, куандырмадымы?

– Юк, чөнки инде яшь чактан канга сеңгән.

– Русияне, урысларны якларга кирәк дипме?

– Шул тәрбиядән тора инде барысы да.

– Украина көнчыгышында сепаратистлар ягында сугышучылар арасында чеченнар шактый күп, татарлар да бар дип әйтәләр. Алар ни өчен бу сугышка бара?

– Бер карасаң, татарларны һәм шулай ук башка милләтләрне дә урыслар “бастылар”. Без - кимсетелгән милләт. Шуңа да украиннар безгә башка карашта торалар. Әмма караш барысына да тигез булырга тиеш.

Ватанны саклаучылар өчен Мөхәммәт пәйгамбәрнең хәдисе бар. "Син нинди генә бай булуга карамастан, көн дә уктан атуыңны шомартырга тиеш", дигән мәгънә салынган. Ул вакытта автоматлар булмаган. Шуңа уктан диелгән. Үзеңне саклый белергә кирәк.

– Бу низагны ничек хәл итеп була?

– Русия белән Украинага дуслашырга кирәк. Бу бит президенттан тора. Украинага башка президент кирәк, чөнки команданы ул җыя. Донецки, Һорливкада күбрәк күмерче булып эшләүче урыслар яши. Шуңа аларны куарга тырышалар. Киев - ул Русия шәһәрләренең анасы. Тарихны хәзер үзгәрттеләр.

XS
SM
MD
LG