Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:46

Донецкида шахтада шартлау вакытында 207 кеше булган


Засядько исемендәге шахта, 2014 елның җәе

Засядько исемендәге шахта, 2014 елның җәе

Донецкидагы Засядько исемендәге күмер шахтасында иртән булган шартлауда 30дан артык кеше һәлак булды, дип хәбәр итте Украина Югары радасы спикеры Владимир Гройсман. "Донецки халык республикасы" хакимиятләре 73 кеше җир астында күмелеп калды дип белдерде.

Шартлау вакытында шахтада 207 кеше булган. Биш кеше чыгып өлгергән, калганнарның язмышы билгесез булып кала.

Җирле коткару хезмәте хәбәр итүенчә һәлакәтнең сәбәбе "җир астында газ шартлау, һөҗүм түгел".

XS
SM
MD
LG