Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:44

Ел башыннан Татарстанда 1200ләп ширкәт ябылганын Республика сәүдә-cәнәгать пулатының йомгаклау җыенында аның башлыгы Шамиль Агеев хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, сәнәгатькә акча, банк кредитлары кирәк.

"Росбанк" җитәкчеләренең берсе Анатолий Хвостиков, кече һәм урта бизнеска кредитлар елына 25-28% белән бирелә, эре бизнеска 19-22% диде. Кризиска кадәр уртача 13-14% иде.

Утырышта кайбер эшкуарлар хакимияткә үз тәкъдимнәрен ясады. Кыенлыклар арасында чималга бәяләрнең артуы, әзер тауарны сатуга чыгарыр өчен төрү материалларының кыйбатлануы, банклардан кредит алудагы авырлыклар, сәүдә мәйданнарының бәясе артуы сәбәпле милек салымының да артуы кебек проблемалар аталды, дип яза "Ирекле трибуна".

XS
SM
MD
LG