Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 12:03

Новосибирски театры мөдиренә Вагнер операсы өчен җәза яный


Новосибирски опера һәм балет театры

Новосибирски опера һәм балет театры

Новосибирски мәхкәмәсе шәһәрнең опера һәм балет театры директоры Борис Мездричка Вагнерның "Тангейзер" операсын куюга бәйле белдерелгән гаепләү нигезендә ачылган җинаять эшен карауны сәнгать белгечләре тикшерүе нәтиҗәләре булганчы туктатып тора.

Мездрич һәм операны сәхнәгә куйган режиссер Тимофей Кулябинга шикаятьне прокуруратурага Новосибирски митрополиты Тихон җибәргән. Митрополит фикеренчә әлеге сәнгать әсәре "дин тотучыларның хисләрен рәнҗетә, дини әһәмияткә ия булган изге әйберләрне халык алдында мыскыл итә".

Опера директорына 200 мең сумга кадәр штраф яки 120 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш яный. Режиссерга да җәза булырга мөмкин.

Өлкә губернаторы Владимир Городецкий хокук саклаучыларның бу низагка катнашуына ризасызлык белдерде. Шулай ук Русия театр әһелләре берлеге рәисе Александр Калягин һәм Чехов исемендәге Кече театр җитәкчесе Олег Табаков Новосибирски театр җитәкчлеген яклап белдерү ясады.

Табаков сүзләренә караганда, "сәнгать әсәренең җинаять эше ачуга нигез була алуы инде үзе борчулы күренеш". Табаков чиркәүне җәмгыять белән "диалог һәм үгетләү, бәхәс" юлы белән аралашырга, "җинаять кодексы" белән куркытмаска чакырды.

Моңа охшаш җәнҗал Удмуртиядә дәвам итә. Андагы православ рухание Владимир Андрианов Пушкинның "Метель" әсәре нигезендә куелган спектакльдә атакай исерек итеп күрсәтелгән, тамашачы аннан көлә, дип Ижау театры җитәкчелеген дин әһелләрен мыскыл итүдә гаепләп мәхкәмәгә бирде.

XS
SM
MD
LG