Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:50

Әлмирә Әдиятуллина Путин өчен дога кылырга чакыра


3 март Казанның "Ярдәм" мәчетендә "Мөслимә" мөселман хатын-кылар оешмасының утырышы узды. Оешманың җитәкчесе Әлмирә Әдиятуллина Русиягә һөҗүм барганда Владимир Путинга ярдәм сорап дога кыларга чакырды.

"Ярдәм" мәчетендә "Мөслимә" мөселман хатын-кызлары утырышы башында ук Әлмирә Әдиятуллина нинди мәсьәләр караячакларын әйтеп куйды. Беренче булып гаиләдәге тәрбия, бигрәк тә әти кешегә хөрмәтне ничек арттырып була дигән сорау куелды. Үз чыгышын Әлмирә Әдиятуллина дөньяның катлаулы булуына бәйләп, Русия башлыгы Владимир Путинны да телгә алды, аның сәясәтен хуплавын белгертте.

"Дөнья катлаулы җәмәгать, Донбасс якларында тынычлык урнашса ярар иде. Безнең Русия президентыбызга Аллаһ тәгалә ярдәм бирсен. (Кырыендагы ханымнар шундук “Амин!” дип куйды). Көне-төне Русиягә һөҗүм бара. Шуңа күрә догаларыбыздан калдырмыйк, Владимир Владимир улының да хәерле сәламәтлеген телик. Чөнки күреп торасыз, дөньялар тыныч түгел”, диде Әдиятуллина. Аның сүзләрен күпчелек баш селкеп хуплап утырды.

Соңрак Азатлык радиосы Әлмирә Әдиятуллинадан мөселманнар мәнфәгатьләре якланмаган Русиягә нинди һөҗүм баруы турында сорашты.

"Чикләүләр куйдылар, чит ил ризыклары кертелми (читтән ризык кертмәү карарын Путин хөкүмәте кабул итте - ред.), ширкәтләрдәге эшләр туктый, кешеләрне эштән кыскарталар, күп оешмалар ябыла. Менә шушы шартларда тынычлыкны саклап калу кирәк. Илебезне, тынычлыкны саклап калу өчен дога кылдык.

Әлбәттә, Русиянең Донбасста бер генә солдаты да юк дип әйтәләр, ләкин бит солдатлар бар һәм алар үлеп кайталар, диләр.

Менә Порошенко бит Кырымны кайтарып алабыз, Кырым безнеке, ди. Боларның барысын да күргән халыкның җаны тыныч түгел.

Әле бит Путиннан башка алып баручы юк бит. Хәзер үзара бәрелешләргә китә күрмәсен. Бу вазгыятьтә хакимият мөселманнарга каршы дип әйтә алмыйбыз. Хәзер халыкта яшәп калу өчен борчылу. Әле кайбер әйберләрне талонлы булачак диләр. Нишләмәк кирәк. Бүтән күренеп торган Путин юк. Тынычлык кирәк", диде ул.

"Мөслим"ләр җыелышында тарихчы Тәэминә Биктимерова балаларның татарча сөйләшмәвенә, муллаларның утырышлары русча үтүгә ризасызлыгын белдерде.

"Бер көнне монда конференциягә килдем, бөтен муллаларыбыз русча сөйләде. Тетрәндергеч хәл, чыдап була торган түгел. Ни өчен РИУда укыган муллаларыбыз, яшьләребез русча сөйли!? Боларның аналары кем икән? Бу анага "Балам, татарыңа хезмәт ит!" дип әйтергә ярамый микән", диде Биктемерова.

Утырышта гаилә тәрбиясендә кулланырга үрнәк буларак Татарстанның атказанган укытучысы Мәдинә Әбделганиева җитәкчелегендә әтисе Хәниф Вәлиевнең “Зур Казан” басмаханәсендә нәшер ителгән “Югары Чагадай мирасы” китабы күрсәтелде. Мәдинә ханым аның эчтәлеге шәҗәрә, васыять, иман нигезләренә таянып язылуын әйтте.

Мөслимәләр Теләче районындагы яңа ачылган ятимнәр йортына ярдәм итү, 4 апрельдә “Ярдәм” мәчетендә узачак “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйсенә балаларны әзерләү хакында да сүз алып барды. Утырышта катнашкан 30дан артык мөслимә хатын-кызлар алга таба да үзара фикерләшеп, борчыган мәсьәләләрне уртага салып хәл итәргә килештеләр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG