Accessibility links

Кайнар хәбәр

Атасыз бер ел: Решат Аметов үлемен тикшергән кеше юк


Решат Аметов улы белән
Решат Аметов улы белән

Акмәчеттә узган ел 3 мартта югалып ике атнадан мәете табылган Решат Аметов Кырымдагы яңа хакимиятнең беренче корбаны булды. Аның үлемен Украина да, Русия дә тикшерә. Нәтиҗәсе юк.

Акмәчеттә узган елның 3 мартында иртән өеннән чыгып киткән Решат Аметов ике атна узгач Белогорски районындагы бер кырда табылды. Кырымның министрлар шурасы каршына ул Русия хакимиятләренең Кырымны оккупацияләвенә ризасызлык белдереп чыккан булган. Камераларда сакланган видеода "самообороначылар" киемендәге берничә кешенең аның кулын борып шунда ук мәйданда машинага утыртып алып киткәне күренә. Решат Аметов үтерелгәнче азаплауларга дучар булган, башына тасма ябышлырылган, мәет янында богаулар табылган иде. Аның күз тирәсенә пычак белән кадаганнар.

Аметовның гаиләсе җинаятьчеләрнең табылачагына ышанмый

Русия тикшерү идарәсенең тикшерү комитетының Кырым бүлеге "үтерү" дигән җинаять эшен узган елның апрель башында гына ачты. Туганнары әйтүенчә, тикшерүне алып барган кешеләр гел алмашынып тора.

Рефат Аметов
Рефат Аметов

Мәрхүмнең бертуган абыйсы Рефат Аметов Русия полициясе энесен урлаган кешеләрнең кем булганын ачыклады, әмма әлегә кадәр аларга гаепләү белдерелмәгән диде.

Кырым хакимияте башлыгы Сергей Аксенов апрельдә үк үзенең кул астында булган "самоооборонаны" аклап белдерү ясады.

"Тикшерү уздырып җинаятьне ачырга үзем дә бик телим. Бу үтерүне ачыклар өчен барлык көчебезне куябыз," дигән иде Аксенов 2014 елда Акмәчеттә матбугат очрашуында.

Хокук яклаучылар: хакимиятләр тикшерергә теләми

Решат Аметов үлемен тикшерүгә Украина баш прокуратурасы да алынды. Әмма бу гамәл күбрәк демонстратив чара булып тора, чөнки украин ягы Кырымда тикшерү алып бара алмый, диде Кырымдагы кеше хокуклары миссиясе башлыгы урынбасары Ольга Скрипник.

Кырым хакимияте Аметовны "самооборона" алып китүенә видео дәлилләр булуына карамастан берни эшләми.

"Аксенов "самооборонаны" яклар өчен кануннар да кабул итте. Хәзер алар турыдан аңа гына буйсына. Шулай ук Русия җинаять кодексы нигезендә Решат Аметов эшен тикшерү туктатылган да әле. Адвокат аның бертуган абыйсын да җинаять эше белән таныштырып бару турында сораган булган. Мәхкәмә ул мөрәҗәгатьне кире какты", диде хокук яклаучы.

Халыкта төшенкелек һәм ачу

Зарина Аметова
Зарина Аметова

Аметовның хатыны өч бала белән 27 яшендә тол калды. Аның иң кечкенәсенә өч кенә ай иде. Кырымтатарлар гаиләне ярдәмсез калдырмады, кием-салым, акча җитәрлек булды. Мостафа Җәмилев бу гаиләгә йортларын салып бетерер өчен Польшада алган "Теләктәшлек" премиясенең бер өлешен җибәрде.

Решат Аметовның туганы Рефат энесе турында Русия журналистлары белән сөйләшергә тели. Бер ел эчендә бу гаилә белән сөйләшергә беркем дә җәрьәт итмәгән. Решатның хатыны Зарина ирен үтерүчеләрнең табылачагына һәм җәза алачакларына ышанмый.

XS
SM
MD
LG