Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:32

Татарстан Югары мәхкәмәсендә "Булгария" эшен тикшерү башлана


"Булгария" көймәсендә һәлак булганнарга һәйкәл

"Булгария" көймәсендә һәлак булганнарга һәйкәл

Татарстан Югары мәхкәмәсендә 122 кешенең гомерен өзгән "Булгария" көймәсе һәлакәтен тикшерү башлана.

Казан шәһәре Мәскәү районы мәхкәмәсенең узган елның июлендә кабул иткән карарына хөкүм ителүчеләр дә, гаепләү ягы да ризасызлык белдерде. Кешеләрнең үлемендә гаепле булганнарның адвокатлары аларны иреккә чыгаруны сорый. Һәлак булганнарның туганнары хөкем карарын артык йомшак дип саный.

"Булгария" көймәсенең батуында аны арендага алучыларның берсе Светлана Инякина, Казан транспорты идарәсе Ространснадзор инспекторы һәм элекке башлыгы Владислав Семёнов һәм Ирек Тимергазеев, елга регистрының элекке өлкән хезмәткәре Яков Ивашов гаепле дип табылган. Ивашовка амнистия булган, калганнары 5-11 ел төрмәгә хөкем ителгән.

"Булгария" 2011 елның 10 июлендә батты. 122 кеше һәлак булды, аларның күбесе балалар иде.

XS
SM
MD
LG