Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:20

Төмән өлкәсендә 19 февральдә ачылган өлкә татар мәдәният көннәре зур гала-концерт белән тәмамланды.

Былгы мәдәният көннәре Җиңүнең 70 еллык юбилеена һәм Әдәбият елына багышланды. Аның програмы да шул юнәлештә төзелгән иде. XXIV “Таң йолдызы” балалар иҗаты фестивале, V “Халык сәнгате” үзешчән иҗади сәнгать бәйгесе, 4 апрельдә өлкә татар Конгрессы оештыруында Төмән шәһәрендә үтәчәк V өлкә татар фольклор фестиваленә сайлап алу турлары, гадәттәгечә, милләттәшләребез күпләп яшәгән төбәкләрдә барды.

Районнарда иң шәп коллективлар концертлар белән чыгыш ясады. Районнарда татар мәдәнияте көннәренең аерым ачылу һәм ябылу тантаналары уздырылды. Быел програмдагы барлык чаралар да үз вакыты белән үтте. Элекке елларда әһәмиятле чараларның вакыты күчерелеп, үтми калганнары да булды. Төмән татар мәдәният үзәгендә яшьләр туган тел үсеше, Кырынкүлдә Төмәннең 52нче мәктәбендә, “Яңарыш” өлкә татар газетасы редакциясендә укытучылар, китапханәче һәм музей хезмәткәрләре мәдәният үсеше турында сөйләшсәләр, сынлы сәнгать музеенда танылган рәссам Әлфия Мөхәммәтованың мөселман темасын эченә алган “Өмет төсе” исемле күргәзмәсе ачылды.

Өлкә фәнни китапханәсендә рус телендә иҗат итүче күренекле шагыйрь Николай Шәмсетдиновның җирле шагыйрьләрнең әсәрләрен рус теленә тәрҗемә иткән шигырьләр җыентыгы тәкъдим ителде. Асланада җырчыбыз Рөстәм Русинны искә алу, “Этнос” балалар үзәгендә әдәби кичә үтте. Әле һәр районның сәләтле артистлары авылларда концертлар куюны дәвам итәчәк. 6 мартта Төмән районының Акъяр мәдәният һәм ял үзәгендә сугышта үлгән шагыйрьләргә багышланган әдәби бәйрәм узачак.

"Ачылу тантанасында “Дуслык” халык хоры иҗатын тамаша кылсак, Гала-концертта сәхнәне фестивальләр җиңүчеләре биләде. “Төзүче” мәдәният йортының залында аяк басар урын да юк иде. Гала-концертта 88 яшьлек сугыш ветераны Миннәхмәд Әхмәтшин 90 яшьлек гармунда уйнап, биеп тә күрсәтүе үзенә бер ямь булды. “Таң йолдызы” һәм “Халык сәнгате” фестивальләрендә алты жанр буенча ике меңләгән катнашучы чыгыш ясады, – дип сөйләде өлкә татар милли–мәдәни автономиясенең башкарма директоры Тимергали Мирасов. – Аларның 150ләбе дипломнар, 400ләбе мактау кәгазьләре белән бүләкләнде. Кием, чыгышларның сыйфаты буенча да елдан-ел үсеш күзәтелә. Элек киемнәргә карарлык та түгел иде. Әлбәттә, әле киемнәр буенча да, белгечләр җитмәү ягыннан да проблемалар җитәрлек. Сәләтле, белемле мәдәният хезмәткәрләре үз юнәлешләрендә эшләмиләр, ә жанрлар буенча белгечләр шөгыльләнми. Булышырга тырышабыз, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты да ел саен гариза язганнарга мөмкин булган кадәр акча бүлеп бирә. Җырчыларның күбесен профессионаллар белән бер сәхнәдә җырлатырлык. Тагын да өлкәбездә үз эшләрен күңел биреп, җаваплылык хисе тоеп, яратып башкаручылар зур уңышларга ирешәләр."

Районнарда сайлап алынган иң сәләтлеләр арасында яңа исемнәр, ансамбльләр дә очрады. “Шытыр-шатыр” фольклор-этнографик ансамбле шикелле берничә ел рәттән беренчелекне бирми торганнары да бар.

Уңышларның нинди көч, энтузиазм, фидакарьлек белән килгәнлеген лауреатлар әзерләүче мәдәният хезмәткәрләре яхшы аңлыйлар. Сәхнәдәге соклангыч киемнәрнең дә башкаручы, йә ата-аналар, ярдәмчеләр тырышлыгы белән тегелгәнлеген яшермиләр.

"Тукымасын, кирәкле әйберләрен алам да, киемнәрне үзем тегәм мин. Ата-аналардан акча җыярга тырышмыйм, аннары балалар йөрми башлыйлар. Бала тиз үсә, ул кием кечерәеп кала. Аларны озынайтып, үзгәртеп тагын яраклы рәвешкә китерәм. Инде тегеп тә ардым. Ә бер күлмәкне тегүчедә тектерәм дисәң, 15-20 мең акча кирәк. Шуңа да булышуларын сорап, эшмәкәрләргә, җитәкчеләргә мөрәҗәгать итәбез. Ә син баланы биергә ничек кенә яхшы әзерләсәң дә, сәхнәдә матур киемсез аның осталыгы күренми", - диде “Яшьлек” Каскара мәдәният үзәге хезмәткәре, дистәләгән еллардан бирле танылган бию коллективларын җитәкләүче Гөлнур Хәкимова.

Башкалар да эш хакының икмәк-чәйгә җиткәнен, киемнәрне түләүле дәресләрдән кергән керем хисабына, яисә үзләре акча җыеп булдыруларын әйттеләр.

"Без бүген себертатарлары җырларын башкардык, төйдереп биюне дә күрсәттек. Киемнәребезне алырга Шыкча хакимияте булышты, әле фольклорга да кирәк булачак. Безнең күркәм нәтиҗәләрне күреп, балалар күп килә. Мин аларны, заманча әйткәндә, кастинг үткәреп, сайлап алам", - дип белдерде “Шытыр-шатыр” ансамбле җитәкчесе Гаяз Габдуллин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG