Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:58

Царнаев адвокаты ул Бостон марафонында шартлауда гаепле диде


Джохар Царнаев Бостон мәхкәмәсе утырышында

Джохар Царнаев Бостон мәхкәмәсе утырышында

АКШның Бостон шәһәре мәхкәмәсендә 2013 елның язында Бостон марафоны тәмамланганда булган шартлауда гаепләнгән Джохар Царнаев эше каралды. Аның адвокаты Джуди Кларк үз чыгышында Царнаевның бу җинаятькә катнашы булуы турында белдерде. Кларк сүзләренә караганда, Царнаев үзенең бертуган абыйсы Тамерлан йогынтысында булган. Тамерланны полиция атып үтерде.

15 апрель булган террор гамәлендә өч кеше һәлак булды, 260тан артыгы яраланды. Царнаевка гаепләү 30 маддәдән тора. Аңа үлем җәзасы яный.

Прокуратура шартлаткычның мөмкин кадәр күбрәк кеше үтерерлек итеп эшләнгән булуын таный һәм Царнаевның гаебе абыйсыныкыннан ким түгел дип саный. Чыгышлары белән Төньяк Кавказдан булган бу ике бертуганның максаты мөселман илләрендәге хәрби чаралар өчен АКШтан үч алу булган дип фаразлана.

XS
SM
MD
LG