Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәҗлес әгъзасы кызы Бакчасарайдагы Хан сарае музееннан эштән алынган


Кырымтатар мәҗлесе әгъзасы, Бакчасарай хакимиятенең элекке башлыгы Илми Умеровның кызы Айше Умерова Бакчасарайда Хан сараендагы вазифасыннан алынган. Фейсбукта бу хакта язган Умерова эштән Русия хезмәт кодексы нигезендә алынуын, куелган мөһернең Украинаныкы булуын белдергән.

Умерова эшеннән инде ике ай элек читләштерелгән. Моның сәбәпләре сәяси, дигән ул.

"Кырымда кайчан да булса үзеңнең һәм гаиләңнең сәяси карашлары эшкә комачауламас, "җәза" алудан курыкмыйча рәхәтләнеп яраткан эшеңне эшләргә мөмкинлек булыр дигән өметтә калам", дип язган Айше Умерова.


Аның әтисе Илми Умеров тугыз ел Бакчасарай районы башлыгы булып эшләгәннән соң узган елның августында аннексия белән ризалашмыйча вазифасыннан китте. Мәҗлеснең 33 әгъзасының берсе булган Умеров хакимияткә Мәҗлес тә, Корылтай да кирәкми, алар татарларны шул "ыгы-зыгыда батырып мөһимрәк проблемнардан читләштерә," дигән иде.

XS
SM
MD
LG