Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда Решат Аметов үлемен тикшерү туктатылган


Решат Аметов
Решат Аметов

Бер ел элек Акмәчеттә урланып соңыннан мәете табылган Решат Аметов үлемен тикшерү туктатылган. Бу хакта аның бертуган абыйсы Рефатка хәбәр иткәннәр.

"Миңа энемне үтерүчеләрне таба алмау сәбәпле тикшерү туктатылып тора дигән хат килде. Аңлавымча алып китүчеләр табылган, тоткарланган һәм соңыннан иреккә чыгарылган. Тикшерү дәвам итәчәкме - билгесез", диде Рефат Аметов.

Һәлак булган Решатның гаиләсе тикшерү дәвам иткәндә үтерүчеләр табылыр һәм җәзасын алыр дигән өмет белән яши иде. Бу хәбәрдән соң Рефат Аметов бу өметнең юкка чыгуы турында сөйләде.

Узган елның 3 мартында иртән өеннән чыгып киткән Решат Аметов ике атна узгач Карасубазар районындагы бер кырда табылды. Кырымның министрлар шурасы каршына ул Русия хакимиятләренең Кырымны оккупацияләвенә ризасызлык белдереп чыккан булган. Камераларда сакланган видеода "самообороначылар" киемендәге берничә кешенең аның кулын борып шунда ук мәйданда машинага утыртып алып киткәне күренә. Решат Аметов үтерелгәнче азаплауларга дучар булган.

Кырым хакимияте Аметовны "самооборона" алып китүенә видео дәлилләр булуына карамастан берни эшләмәде.

XS
SM
MD
LG