Accessibility links

Кырым спортчысы өчен 20 мең доллар


Мәскәүдәге Лужники стадионы
Мәскәүдәге Лужники стадионы

Русия һәм Украинаның җиңел атлетика федерацияләре арасында Кырым һәм Акъяр спортчыларының Русия исеменнән чыгыш ясау мөмкинлеге турында сөйләшүләр бара. Русия төбәкләренең берсе атлет Веры Ребрикны илнең җыелма такымына алу өчен Украинага 20 мең доллар түләргә әзер, дип яза Newsru.com сәхифәсе. Бу хакта Кырым спорт министры Георгий Шестак әйткән.

Русия Украинаның спортчылар өчен күп акча соравына зарлана. Ребрик өчен Украина 150 мең доллар сораган.

Кырым министры акча турында Мәскәү һәм Петербур белән сөйләшмәкче. Аның сүзләренә караганда, Русия өчен чыгыш ясарга башка спортчылар да теләк белдергән.

"Аларны да онытмыйбыз. Сатулашырбыз, чыгарырбыз аларны аннан", диде Шестак.

XS
SM
MD
LG