Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:26

Русиядә исламның бүгенге торышын өйрәнү өчен бер мәйданчык булдыру күздә тотыла. Мәчетләрнең татарлар кулыннан башка милләт вәкилләренә күчүендә кайбер белгечләр куркыныч күрми.

Май азагында Казанда беренче тапкыр “Русиядә ислам” дигән җәйге мәктәп узачак. Аны Казан федераль университеты, Петербурдагы Европа университеты һәм ТАИФ ширкәтенең Русиядәге ислам халыклары тарихын өйрәнү бүлеге оештыра. Шул чара турында аның төп оештыручысы Петербурдагы Европа университеты һәм ТАИФ ширкәтенең Русиядә ислам халыклары тарихын өйрәнү бүлеге хезмәткәре Әлфрид Бустанов белән сөйләштек.

– Әлеге җәйге мәктәпнең максаты нәрсәдә? Ниндидер яңа белгечләр белән танышу яки аларны туплаумы?

– Русиядә ислам тарихын өйрәнүче яңа бер буынны үстерергә ниятлибез. Бәлкем Сарытау, Самар һәм башка шәһәрләрдә яшьләр университетта белем ала һәм киләчәктә кайсы юнәлештән китәргә дип уйлыйдыр, аларның уку йортында ислам, татар тарихын өйрәнү юнәлеше булмаска да мөмкин. Шуңа бу мәктәпне ачып кызыксынучыларны җәлеп итәргә булдык. Бәлкем башка илләрдән дә килә алырлар. Ике атна дәвамында төрле семинарлар, шәһәрне күрсәтүне планлаштырабыз

– Бу чарада күпме кеше катнашачак?

– Беренче тапкырга 15 кеше генә. Күп кешене чакыру безнең максатка керми. Иң мөһиме – моның белән чын күңелдән кызыксына торган кешеләр булсын. Без аларны бәйге нигезендә сайларга уйлыйбыз. Төрле телләрне белүчеләргә, магистратура яки аспирантурада укуларын дәвам итәргә теләүчеләргә өстенлек бирербез мөгаен.

– Төрле телләрне белүчеләр, дидегез. Ни өчен нәкъ телләргә басым ясыйсыз?

– Инглиз телле әдәбиятны укый белү безнең шарт булып тора, чөнки халыкара фәннең теле ул – инглиз теле. Русиядә ислам тарихына бәйле китаплар, мәкаләләрнең күпчелеге инглиз телендә чыга, шуңа бу телдә укый алмаган кешегә бу өлкәне өйрәнү кыен булачак. Шәрыкны өйрәнү, ислам тарихы белән кызыксынасың икән, ким дигәндә бер шәрык телен, аннары көнбатыш телләрне белергә кирәк. Иң беренче чиратта инде инглиз телен.

Җәйге мәктәптә семинарларда нәрсәләр каралачак?

– Идеологик хәрәкәтләр, мисал өчен. Бу экстремистик кына түгел, ә хәзерге исламдагы төркемнәр һәм аларның көнкүрешләрен тикшерү. Моннан тыш ислам текстларын тикшерү. Монда ике әйбер бар: бер яктан, текстларны тикшерү өчен тарихны белергә, аерым алганда кулъязма, әдәбият үсешен өйрәнү мөһим, ә икенче яктан хәзер күп әдәбиятны төрле экстремистик исемлекләргә кертәләр, шуңа безгә бу әдәбиятны яхшы белүчеләр һәм аңа бәя бирә алучылар бик кирәк.

Аннары бик кызыклы тема бар. Бу – урыс телен ислам теле буларак карау. Хәзер бит күп мөселманнар урыс телендә аралаша. Шуңа ничек бу христиан теле булган урыс теле ислам динендәге мәгънәләрне үзләштерә һәм мөселманнар аны ничек куллана дигән сорау тора? Аннары элек татарлар яки ногай, казакълар ислам турында ни язган, хәзер ничек яза? Бик күп яңа күренешләр бар. Тикшерү кирәк дип саныйм.

– Элекке заманнарда Русиядә мәчетләрне нигездә татарлар салдырган, имамнар да татарлар булган. Хәзер бу күренеш үзгәрә дип әйтергә кирәк. Имамнар булып башка милләт вәкилләре куелган мәчетләр дә бар? Бу мәсьәлә тикшереләчәкме?

– Бу гади бер күренеш. Кайдадыр татарлар, кайдадыр башка милләт вәкилләре. Элек тә татарлар Бохарага килгәч укытканнар да, мәчеттә дә имам булып торганнар. Бу Совет чорыннан соң безгә яңалык булып тоела гына. Әгәр тарихи яктан карасак, бу процесслар күптәннән бар. Кешеләр киләләр һәм китәләр. Мин монда бернинди проблема күрмим.

– Мәчетләрдә вәгазьләрне татар телендә сөйләүләр бетмәсме?

– Мин берничә таҗик имамнарны беләм, алар камил дәрәҗәдә татарча сөйләшә һәм вәгазьләрне дә татарча алып бара.

– Бу кайда?

– Чистайда, Казанда. Мин алар белән фарсы һәм татар телендә аралашам. Казан базарында сәүдә итүче таҗикларның күбесе татарча аралаша ала. Без бит башкалар телен өйрәнергә теләмибез, алар өйрәнсен, дибез. Кайберләре менә тырышып өйрәнәләр. Безгә дә үзбәк, таҗик, гарәп телләрен өйрәнсәң зыян булмас.

Аннары бездә булган проблемнарны алар белән бәйләү бик дөрес әйбер түгел һәм татар телен саклау ул мәчеткә генә кагылмый. Телне өйрәнүнең төп үзәге –мәктәп. Әгәр без югары татар мәдәнияте турында сөйлибез икән, татар теле һичшиксез мәктәптә һәм университетта булырга тиеш. Мәдрәсә, мәчеттә ул инде өстәмә генә.

– Русия төбәкләренең күбесендә татар мәктәпләре, сыйныфларын ачуга киртә куела. Шуңа күп татарлар мәчет каршында якшәмбе мәктәпләрендә тупланып ана телен өйрәнергә мәҗбүр. Татар теленең саклануында мәчет ярдәм иткән дигән карашлар да бар.

– Юк, бүгенге заманда мәдрәсәдә татар телен камил өйрәнү була алмый, чөнки күпләр мәктәпкә, ә аннары югары уку йортына китә. Шуңа аны хөкүмәт тарафыннан хәл итәргә кирәк. Әлбәттә якшәмбе, кичке мәктәпләр бар, әмма аларның дәрәҗәсе бик түбән. Алардан Тукайлар чыгар дип уйлыйсыз мәллә? Юк.

Безгә яңадан татар филологиясе факультеты кирәк. "Аны ачыгыз" дип көн дә җитәкчелеккә төрле төбәкләрдән, авыллардан, шәһәрләрдән, чит илләрдән, Русиядән, гомумән, татарлар яшәгән бөтен җирдән хатлар язарга тиешбез. Алар Казанга килеп татар тарихын, телен, әдәбиятын өйрәнә алырга тиеш. Бернинди мәдрәсә яки мәчет татфакны алмаштыра алмый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG