Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада рәссам Вәгыйз Шәйхетдиновның юбилей күргәзмәсе ачылды


Рәссам Вәгыйз Шәйхетдиновның күргәзмәдәге картинасы
Рәссам Вәгыйз Шәйхетдиновның күргәзмәдәге картинасы

Уфада яшәүче танылган татар рәссамы Вәгыйз Шәйхетдиновка 60 яшь тулды. Күркәм юбилее уңаеннан 5 март көнне Уфаның “Сәнгать” галереясендә аның шәхси күргәзмәсе ачылды.

Вәгыйз Шәйхетдинов Башкортстанның Бүздәк районындагы Кәпәй-Кобау исемле матур татар авылында туып үсә. Мәктәп елларында ук рәсем төшерү белән мавыга. Шуңа күрә Башкорт дәүләт педагогия институтының сынлы-сәнгать-графика факультетына укырга керә. 35 еллык иҗат гомерендә төрле шәһәрләрдә дистәдән артык шәхси күргәзмәсен оештырды ул. Ә инде күмәк күргәзмәләрдә күпме тапкыр катнашканын үзе дә хәтерләми хәзер.

Вәгыйз Шәйхетдинов
Вәгыйз Шәйхетдинов

Вәгыйз әфәнде 1995 елдан Русия Рәссамнар берлеге әгъзасы. 2005 елда аңа Башкортстанның атказанган рәссамы исеме бирелде. Күпкырлы талант иясе ул. Рәсем сәнгатенең барлык жанрларында да уңышлы эшли. Элекке елларда аеруча табигать күренешләрен, натюрмортларны төшерүгә өстенлек бирсә, соңгы елларда исә үзен бик оста портретлар язучы итеп тә танытты Вәгыйз әфәнде.

Табигать күренешләрен елның төрле фасылларында төшерергә ярата талант иясе. Моның өчен ул Башкортстанның искиткеч матур районнары булган Белорет, Бөрҗән, Әбҗәлил якларына да сәяхәт итә. Русия күләмендә күренекле рәссамнарның илнең төрле төбәкләрендә оештырылган ике-өч атналык иҗат сәфәрләрендә катнашып һәрберсеннән дистәләрчә картина өчен эскизлар әзерләп кайта кылкаләм остасы. Вәгыйз әфәнде нигездә киндергә майлы буяу белән язырга ярата иҗат эшләрен.

Рудольф Нуриевка багышланган диптих
Рудольф Нуриевка багышланган диптих

Әле Уфада ачылган күргәзмәсенә Вагыйз Шәйхетдинов иллегә якын картинасын урнаштырган. Алар арасында пейзажлар да, натюрмортлар да, портретлар да, фәлсәфи эчтәлекле картиналар да бар. Дикъкатьне җәлеп иткәне – һәммә иҗат эшләрендә дә яктылык нур бөркелеп тора. Аларны карап күңелеңә хисси бер ләззәт, рәхәтлек аласың.

Рәссамның тагын да бер өстенлеге – аның әсәрләренең милли рухлы булуы. Татар халкының милли йолалары, гореф-гадәтләре, көнкүреш кирәк-яраклары бар гүзәллегендә чагылыш таба аның әсәрләрендә.

Рәссам котлаулар кабул итә
Рәссам котлаулар кабул итә

Рәссамны юбилей күргәзмәсе белән котларга иҗатташ дуслары, күренекле рәссамнар, туганнары, рәсем сәнгатен сөючеләр килгән. Башкортстан Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе Хатип Фазылов рәсми тантанада чыгыш ясап Вәгыйз Шәйхетдиновның иҗатына югары бәя бирде һәм аның күркәм кешелек сыйфатларына, ачык һәм ярдәмчел булуына аерым тукталып бихисап мисаллар китерде. Башка чыгыш ясаучылар да юбилярга йөрәк түрләреннән чыккан җылы хисләрен җиткерә. Хәзерге усаллык, көнчеллек һәм хөсетлек белән тулы дөньяда изге күңелле булып калу үзе бер батырлык дип ассызыклый алар.

"Умартачы йорты" картинасы
"Умартачы йорты" картинасы

XS
SM
MD
LG