Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозиция 19 апрельдә Мәскәүдә протест чарасы үткәрергә җыена


Оппозициядәге фиркаләр, хәрәкәтләр 19 апрель көнне Мәскәүдә протест чарасы үткәрергә җыена.

"Солидарность"нең Мәскәү бүлеге башлыгы Петр Царковь сүзләренчә, бу чара "Ачу һәм абруй маршы" дип аталырга мөмкин. Бу хакта ул "Интерфакс"ка белдергән. Чараның ничек үтәчәге һәм кайда булачагы тәгаенләнмәгән. Протест чаралары комитеты, РПР-ПАРНАС һәм "Солидарность" аны Мәскәү үзәгендә үткәрү өчен тырышачак.

Мәскәүнең Марьино бистәсендә 1 март көнне булырга тиеш "Яз" маршы Борис Немцов атып үтерелү сәбәпле үткәрелмәде. Аның урнына Мәскәү үзәгендә сәясәтче рухына күп меңнәрчә кеше катнашында марш булды.

XS
SM
MD
LG