Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донбасс качаклары өчен Русия документлары ике мәртәбә арзанрак булачак


Красноярскида Украина мигрантларына эш табу өчен корылган үзәк
Красноярскида Украина мигрантларына эш табу өчен корылган үзәк

Русия хакимиятләре Украинаның көньяк-көнчыгышыннан килүчеләргә эшләү рөхсәте биргән документларга имтихан бәясен ике мәртәбә киметте.

Башка илләр ватандашлары өчен имтихан кимендә 4.9 мең сум торганда, алар өчен рус теле, тарих һәм канун белеменнән имтихан 2.5 мең, даими яки вакытлыча яшәү рөхсәте 2.8 мең сум торачак.

"Известия" язуынча, өстәмә белем бирү университеты проректоры Анжела Должикова моны Украина мигрантларының авыр матди хәле белән аңлаткан.

Украинадан килүчеләр Мәскәүдә имтиханга инде 10 марттан, төбәкләрдә соңрак керә алачак.

Федераль миграция хезмәте хәбәр итүенчә, Русиядә бүгенге көндә 2.5 млн чамасы Украина ватандашы бар. Кораллы низаг башланганнан бирле миграция оешмасына 165 мең кеше, даими яшәү хокукы сорап 34 мең кеше, патент яки эш рөхсәте сорап 500 меңләп кеше мөрәҗәгать иткән.

XS
SM
MD
LG