Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда 350 мәхәллә Русия кануннары нигезендә теркәлергә өлгермәде


2014 елда Карасубазарда яңа мәчет ачылды
2014 елда Карасубазарда яңа мәчет ачылды

Кырым мөфтияте Русия кануннары нигезендә яңадан теркәлде. Хәзер мөфтият "Кырым һәм Акъяр мөселманнарының Диния идарәсе -Үзәкләштерелгән Дини Оешма" дип атала.

Дини оешмаларны Русия кануннары белән теркәү вакыты 1 мартта бетте. Кырымдагы 350ләп мәхәллә теркәлергә өлгермәгән.

Кырым мөфтияте җирле һәм федераль хакимиятләр мөселман мәхәлләләренең хәленә керер дип өмет итә, диелгән оешманың интернеттагы сәхифәсендә.

Әмирали Аблаев 2013 елда кабат Кырым мөфтие итеп сайланган иде. Мәҗлес президиумы әгъзасе булган Аблаев узган елның декабрендә Акмәчәттә кырымтатарларның "Кырым" дип аталган иҗтимагый хәрәкәтенең оештыру җыенында катнашты.

XS
SM
MD
LG