Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия җиңүен зурлаучы яшьләрне Мәскәү һәм Кырымга юллама белән кызыктыралар


Русия җиңүен зурлаучы яшьләрне Мәскәү белән Кырым сәфәре көтә
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:21 0:00

Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан яшьләрдә интернет проектлар аша ватанпәрвәрлек хисләрен үстермәкчеләр. Бүгенге патриотизмда җиңүгә үз гомерләрен биргән татарларның теленә урын юк

Республикадагы яшьләр оешмалары, Татарстанның яшьләр министрлыгы Икенче дөнья сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган русиякүләм проектларда бар көчләрен куеп катнашмакчы. Бу хакта 4 мартта "Татар-информ" агентлыгында үткән яшьләр инициативаларына багышланган матбугат очрашуында әйтелде. Егет-кызлар әлеге чараларда актив катнашсын өчен махсус "кишерләр" турында да сүз булды.

"Үзиреклелек үсеше үзәге" исемле яшьләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Анна Синеглазова сүзләренчә, "Волонтеры70.рф" порталында теркәлеп, җиңүнең 70 еллыгына багышланган проектларда иң актив эшләгән волонтерлар Мәскәүнең Кызыл мәйданында һәм Кырымның Акъяр шәһәрендә үтәчәк җиңү парадларында катнаша алачак. Бу көннәрдә "Волонтеры70.рф" сайтына 300дән артык кеше теркәлгән, ВКонтактедагы махсус төркемдә 400дән арттык, көн саен Татарстан яшьләре өстәлә, ди Синеглазова.

Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин русча белдергәнчә (татарча сорап карадык, җавап бирә алмады), республикадагы яшьләр "Безнең уртак җиңүебез" исемле федераль проектта бик теләп катнашкан. www.41-45.su видеоархив сайтында Икенче дөнья сугышы ветераннары белән 200ләп видеоинтервью урнаштырылган. Министр урынбасары сүзләренчә, быелгы XV "Созвездие-Йолдызлык" республикакүләм фестивалендә ике меңләп номер җиңүнең 70 еллыгына багышланачак. Аларда 18 меңләп бала чыгыш ясар дип көтелә.

Татарстанның Дәүләт шурасы каршындагы Яшьләр җәмәгать пулаты рәисе Тимур Камалетдинов "Шигырьләрдә сугыш" ("Война в стихах") проекты хакында сөйләде.

"Яшьләр сугыш, Җиңүгә багышланган шигырьләрне өйрәнеп, видеога яздыра һәм көн саен бер ролик ВКонтакте сайтындагы "Война в стихах" төркеменә урнаштырыла", ди ул. Барлыгы 70 шигъри видеоролик төшермәкчеләр.

Гомумән, Татарстандагы рәсми яшьләр оешмалары төрле министрлыклар, мәктәп укучылары, студентлар белән берлектә җиңүнең 70 еллыгына багышланган 130дан артык акция үткәрергә тиеш, әлегә ул чараларның өчтән бере генә үтәлгән.

XS
SM
MD
LG