Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрәм чәчәкләре – кемдер сөенә, кемдер көенә


Казанда чәчәк бәяләре нык артты
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:03 0:00

Казанда чәчәк бәяләре нык артты

Быел 8 мартка чәчәкләр аеруча кыйбатка төшәчәк. Казанда сатылган чәчәкләрнең 70ләп проценты Һолландиядән. Бер гөлчәчәк 250 сум, уртача букет меңнәрчә сум тора.

Дөньяда 8 март Хатын-кызлар көне хатын-кыз проблемалары һәм хокуклары өчен көрәш турында сөйләшүләр, төрле очрашулар белән билгеләнгәндә Русиядә бу көн күптән инде шома гына язның беренче бәйрәме итеп үткәрелә. Бу көнне ирләр хатыннарына, әниләренә һәм кызларына бер генә чәчәк тоттырмаса тынычлана алмый. Чәчәкләр исә быел аеруча кыйбат.

6 март көнне Казанның Мәскәү базарында Һолландиядән китерелгән бер гөлчәчәкнең бәясе 200-250 сум иде.

Азатлыкның бәяләрне сорашуына җавап биргәндә чәчәк сатучы "әлегә" дигән сүзне кыстырды. Алдагы ике көндә бәяләр тагын да артачак. Узган ел 8 мартка мондый гөлчәкәләр 150-180 сумга сатылган. Азатлык хәбәрчесе сөйләшкән кибетчеләренең берсе чәчәкләрне Удмуртиядән дә ала икән. Аларның бәясе да ике мәртәбә арткан. Элек 60, хәзер 120 сум. Алары да доллар артканга арта икән.

"Әмма Һолландиянекен нык алалар, алар матуррак, күренеп тора ич," ди сатучы ханым. Букетларның исемнәре дә бар. "Нежность", "Восторг", "Жемчужина Нила" исемле чәчәк бәйләмнәре арасында татарча бер исем дә юк.

"Киләсе бәйрәмгә ясарбыз," ди сатучы.

Шушы 2-3 көн алар өчен алдагы берничә айга акча эшләп калу вакыты. Уку елы беткәнче, имтихан һәм соңгы кыңгырауларга кадәр чәчәк алучы бик булмас дип борчыла алар.

XS
SM
MD
LG