Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:42

Путин турында хисап әзерләгән Немцов компьютеры тикшерүчеләрдә


Борис Немцовны үтерүгә Петербурда протест белдерүчеләр, 1 март, 2015

Борис Немцовны үтерүгә Петербурда протест белдерүчеләр, 1 март, 2015

Оппозиция җитәкчеләренең берсе Борис Немцов үтерелү нәтиҗәсендә Украинадагы Русия хәрбиләрен фаш итүче хисап чыкмаячак. Тикшерүчеләр Немцовның компьютерын алып киткән.

Мәскәү Кремле янында бер атна элек атып үтерелгән оппозиция җитәкчесе Борис Немцовның туганнан туганы Игорь Эйдман Немцовның үтерелүен Русия хакимиятләре һәм шәхсән президент Владимир Путин белән бәйли. Аның фикеренчә, бү үтерү Немцовның Путинны даими тәнкыйтьләвеннән бигрәк аны мыскыллап ямьсез сүзләр әйтүе өчен үч алу.

Эйдман Азатлыкка интервьюда Путин кебек җинаятьче менталитетына ия булган кешеләр өчен мондый сүзләр конкрет гамәлләргә караганда зуррак әһәмияткә ия", диде.

Украина телевидениесенә интервьюда Немцов Путинны сүгенү сүзләре белән бәяләгән иде.

"Криминаль босс үзенә карата сүгенү сүзләрен күтәрә алмый, моңа карата берни эшләмәсә, аның абруе төшәчәк. Борис бу сүзне әйтү белән мин аны үтерергә мөмкиннәр дип уйлап куйган идем", ди Эйдман. Аның фикеренчә, бу үтерүнең максаты – башкаларга сабак бирү.

Reuters хәбәр агентлыгы исә Немцовның үтерелүен аның Украинада Русия хәрбиләре сугышуы турында хисап әзерләве белән бәйле булу мөмкинлеген күрсәтүче кайбер нәрсәләрне ачыклаган. Русия хәрбиләренең Украинадагы сугышта катнашуы турында күпсанлы дәлилләр белән хисап әзерләгән Немцов үтерелүенә бер көн кала үзенең ярдәмчесе Ольга Шоринага яңа дәлилләр табуы турында хәбәр иткән булган.

Шорина әйтүенчә, узган атнаның пәнҗешәмбе көнендә ул Немцов белән РПР-Парнас фиркасе офисында яңа хисапның эчтәлеге турында сөйләшеп утырганда Русия махсус хезмәтләренең яшерен рәвештә тыңлавыннан куррыккан Немцов моны кәгазьгә язып белдергән. Шорина аның кулыннан язылган бу кәгазьне Reuters хәбәр агентлыгына күрсәткән. Ул кәгазьдә Немцов "Ивановодан берничә десантчы минем белән элемтәгә керде. 17 десантчы үтерелгән, аларга тиешле акчаны бирмәгәннәр, әмма хәзер алар сөйләшергә курка", дип язган. "Аның бу турыда әйтәсе килмәде, шуңа күрә ул моны миңа кәгазьгә язып кына бирде", ди Шорина.

Шорина әйтүенчә, сүз Ивановодагы 98-нче гвардия һава десанты дивизиясе турында бара.

Шорина шулай ук Немцовның Донбасста сугышкан берничә Русия солдатының туганнары белән элемтәгә кергәнлеген дә белдерде. Ул әлеге солдатларның ата-аналары белән сөйләшеп үз уллары турында җәмәгатьчелеккә сөйләргә үгетләгән һәм алар белән бәйләнештә торган.

Шорина сөйләгәннәрне Reutersка Немцовның икенче бер көрәштәше Илья Яшин да раслаган. "Ул миңа Украинада үтерелгән солдатларның туганнары беләш сөйләшүе турында әйтте һәм ул үтерелгән хәрбиләрнең ата-аналары белән сөйләшү өчен Ивановога җыена иде", ди Яшин.

"Ул Украинада Русия хәрбиләренең булуын раслаучы төрле дәлилләрне һәм документларны иң якын арада туплап тәртипкә китерергә һәм Путинның анда Русия хәрбиләре юк дип алдашуын күрсәтергә җыенуы турында сөйләгән иде, ди Немцовның көрәштәше.

Немцов бу турыда хисабын "Путин һәм сугыш" исеме белән бер миллион данәдә китап итеп чыгарырга җыенган булган.

Немцов үтерелү белән Путин иң беренчеләрдән булып белдерү белән чыкты һәм бу җинаятьне провокация дип атады, бу атнада исә иминлек хезмәтләренә илдә мондый үтерүләрнең кабатлануына юл куймаска кушты.

Немцовның үтерелүен тикшерүчеләр сәясәтчене кем үтергәнлеген ачыклау максатында аның өенә килеп компьютерын алып киткән. "Путин һәм сугыш" хисабы өчен тупланган барлык мәнълүматлар шул компьютерда булырга мөмкин, аларның күчермәләре калмаган дип санала. Шулай да Шорина ул мәгълүматларның Немцов компьютерында булмаганлыгын әйтә.

Элегрәк Немцов Путинның якыннарын Олимпиаданы әзерләү эшләрендә 15,5 миллиард сум урлауда гаепләүче хисап чыгарды, 2010 елда аның "Путин. Нәтиҗәләр. 10 ел" исемле китапчыгын халык чират торып алып бетерде. 2012 елда Путин турында "Галерадагы кол тормышы" исемле хисабында Немцов президентның сарайларын, яхталарын, очкычларын, боралакларын һәм башка байлыкларын санап күрсәтте. Әлеге китапны тәкъдим иткәндә Немцов Путин хакимияте чорында Русиядә мәктәпләр санының 20 меңгә, укытучылар санының 700 меңгә, хастаханәләр санының ике тапкыр, поликлиникалар санының 30 процентка кимегәнлеген дә әйтеп китте.

Немцов шулай ук даими рәвештә Путинның ялганнарын фаш итүче видеолар да чыгарып килә иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG