Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар язучылары сәхнәдә муллалардан көлүгә каршы


Новосибирскида иҗатчыларны Христосны эротик рәвештә сүрәтләгән дип мәхкәмәгә тарттылар. Ул арада Татарстан язучылары мөфтият белән хезмәттәшлек турында килеште. Язучылар дин әһелләренең кырын эшләрен сәхнәгә чыгармау ягында.

Новосибирски опера һәм балет театрында 2014 елның декабрендә куелган Рихард Вагнерның "Тангейзер" операсын тамашачы да, тәнкыйтьчеләр дә югары бәяләде. Халык театрга агылды. "Тангайзер" 2014 елда Русиядә премьерасы булган иң яхшы опера һәм балетлар исемлегендә беренче дистәдә урын ала, әмма Тимофей Кулябинның бу әсәре тирәсендә туган җәнҗал бу көннәрдә мәхкәмәдә карала. Чираттагы утырыш 10 мартка билгеләнгән.

Новосибирски һәм Бердски митрополиты Тихон, янәсе, хирстиан билгеләре башка максатларда кулланылган, дини кыйммәтләр мыскылланган дип әлеге әсәрнең режиссеры һәм театр җитәкчесе Борис Мездрич өстеннән мәхкәмәгә шикаять итте. Кулябинның Христосны эротик тамаша герое итеп тасвирлавы чиркәү әһелләренең күңеленә хуш килмәгән.

Драматург Илгиз Зәйни Тимофей Кулябин, күп әсәрләр сәхнәләштергән талантлы режиссер буларак, "Тангейзер"ны заманча итеп тиккә генә куймаган дип исәпли.

Илгиз Зәйни
Илгиз Зәйни

"Мин үзем сәнгать дәүләткә, җәмгыятькә карата тәнкыйтьче ролендә дип исәплим. Ул һәрвакыт бу институтларның җитешмәгән якларын күрсәтергә тиеш. Бу образны шау-шу чыгару өчен генә куллангандыр дип санамыйм. Мин дини кеше буларак, дингә тияргә ярамый дип исәплим. Ә дин әһелләре турында булуы, ул инде бөтенләй башка мәсьәлә. Ул аңа ни өчендер кирәк булган. Мин үзем дин һәм пәйгамбәрләрне начар кыяфәттә күрсәтүгә каршы", ди Зәйни.

Аның фикеренчә, намуссыз һәм имансыз дин әһелләре бар икән, аларны сүрәтләү мөмкин, әмма дингә, аның абруена хилафлык килмәскә тиеш. "Әгәр әдәбиятка, сәнгатькә, җәмгыятькә файда булыр дип санасам һәм андый сюжет килеп туса, мин язар идем", ди драматург.

1989 елның февралендә Казанда Татар иҗтимагый үзәгенең I корылтаенда делегатларга кичен "Зәңгәр шәл" спектакле күрсәтелә һәм динне, муллаларны мыскыл итәләр дип белдереп дин әһелләре дәррәү залдан чыгып китә. Әлегә кадәр муллаларны бары тик уңай яктан гына тасвирлаган Илгиз Зәйни фикеренчә, татарның бу классик әсәре диннән түгел, ә динне бөгештергән ишаннан көлә.

"Бездә дә совет чоры әдәбиятында муллалардан, диннәннән көләләр дип санала. Әсәрне укымаган һәм төбенә төшмәгән кешеләр әнә шулай сөйли. Тинчурин диннән көлми, ул аерым муллалардан гына көлә. Шул ук "Зәңгәр шәл"гә генә килсәк тә, ишан хәзрәт Мәйсәрәне бишенче хатынлыкка ала бит, ә бишенче хатын диндә рөхсәт ителми. Әсәрдә диннән түгел, ә динне үз ягына бөгештергән мулладан көлү", ди Зәйни.

Шулай да драматург муллаларның кырын эшләре, әгәр була калса, сәдака акчаларын үзләштерү һәм башка хилафлыклары турында әдәби әсәрләр язмау ягында.

"Хәзер бүтән яктанрак күрсәтү кирәк. Шәригать кануннарыннан чыкмаган, иманы белән камил булган муллаларны тасвирлау яңарак булыр", ди Зәйни.

Ркаил Зәйдулла
Ркаил Зәйдулла

Тукай бүләге иясе, язучы Ркаил Зәйдулла да мулларның кырын эшләрен үз әсәренә кертмәү ягында.

"Әле дә әзерлексез муллалар бар, кайберләре элек партоешма секретаре булган. Дин әһеле дәрәҗәсенә тиң булмаган кешеләр дә бар. Нишлисең инде, болар барсы да күчеш чорыннан киләдер, чөнки без советлар вакытында тулысынча җаһилият чорына күчкән идек. Без – исламга кайту түгел, ә Ибн Фадлан килгәнгә кадәр Болгар дәүләтендә булган кебек аны яңадан кабул итәргә мәҗбүр булган халык. Киләчәктә белемле, намуслы муллалар булыр дигән ышаныч белән бөтен эшләрен дә җиренә җиткереп бетермәгәннәргә сабырлык белән, аларны аңлап карарга кирәктер.

Ишетеп торабыз бит инде, аларның (муллаларның) төрлесе, хөсетле уйлары белән бу юлга басканнары да бар. Мин үзем кырын эшләре билгеле булган муллаларны шул килеш тасвирламас идем. Халыкның дини белеме түбән вакытта муллаларны тәнкыйтьләү – динне тәнкыйть итү, дингә кизәнү белән бер дәрәҗәдә. Мин үзем шәхсән муллаларның кырын эшләрен әсәремә кертмәс", идем ди Зәйдулла.

Пәнҗешәмбе, 5 март көнне Татарстан язучылар берлегендә "Шигърият остаханәсе" үтте. Бу остаханәдә Татарстан мөфтие урынбасары, "Гаилә" мәчетенең имам-хатибы Рөстәм хәзрзәт Хәйрулла да катнашты. 12ләп язучы һәм шагыйрь Рөстәм хәзрәт белән "Дин һәм шигърият" дигән темага сөйләште. Ркаил Зәйдулла сүзләренчә, остаханәдә киләчәктә язучы-шагыйрьләр һәм дин әһелләренең хезмәттәшлеге турында да фикер алышканнар.

"Коръән Кәримдә дә "Шагыйрьләр" дигән сүрә, хәдисләрдә дә шагыйрьләр турында сүзләр бар. Дин белән әдәбиятның мөнәсәбәте тарихтан килә, шуңа күрә бүген һәм киләчәктә нәрсә эшләргә дип сөйләштек. Рөстәм хәзрәт бу чарага мөфти белән киңәшеп килүен әйтте. Мөхәммәд галәйһиссәламга багышланган шигырьләр бәйгесе оештыру турында да сүз булды. Бу, минемчә, шагыйрьләрне, язучыларны дин темасына җәлеп итүдә әйбәт бер күренеш булыр иде. Әдәбият кешеләре һәм дин әһелләре аралашып, бер максатта, милләтебезне һәм динебезне саклау максатында бергә эшләргә тиеш дигән уртак фикергә килдек", ди Зәйдулла.

XS
SM
MD
LG