Accessibility links

Нефтекамада 11 яшьлек малайны үтерүчеләр мәхкәмә алдына басачак


Нефтекамада 11 яшьлек малайны үтерү эше тикшерелә
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:25 0:00

Нефтекамада 11 яшьлек малайны үтерү эше тикшерелә

Нефтекама каласында коточкыч җинаять эшенә бәйле яңа мәгълүматлар ачыкланды. Бу эш тиздән Башкортстанның югары мәхкәмәсендә каралачак.

Башкортстанның Нефтекама каласында коточкыч җинаять эшенә бәйле яңа мәгълүматлар барлыкка килде. Хокук саклау органнары 11 яшьлек малайны үтерүче ирләр катнашлыгында тикшерү барышында төшөрөлгән язмаларны күрсәтте.

Узган елның маенда дүрт кешедән торган җинаятьчел төркөм 11 яшьлек Динарны урлап аның әнисеннән акча таләп итә. Алар арасында малайның әнисе белән бергә яшәгән ир дә була. Югалган Динарны кала халкы эзли башлагач, җинаятьчеләр куркып аны үтерә һәм басу читенә күмә.

Ачыклануынча, Динарны 18 яшьлек егет үтергән. Җирне казып аның киеме һәм аяк киеме күренгәч тә ул үксеп елый башлый.

Әмма Динарның әнисе җинаятьченең үз гаебен тануына ышанмый. Баланы тере килеш шушы урынга китереп аның күз алдында чокыр казыйлар. Мондый вәхшиләрчә җинаять кылучыларның бер сүзенә дә ышанмыйм диде малайның әнисе.

Тикшерүләр барышында төркемнөң тагы да берничә җинаятькә кагылышы барлыгы да ачыкланган. Аларның эше тиздән республиканың югары мәхкәмәсендә каралачак.

XS
SM
MD
LG