Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:43

БМО Иминлек шурасы әгъзалары Савченконы иреккә чыгаруны таләп итә


Надежда Савченконы

Надежда Савченконы

Җомга БМО Иминлек шурасы утырышында БМО, АКШ һәм Британия вәкилләре Русиядән Украина очучысы Надежда Савченконы кичекмичә иреккә чыгаруны таләп итте. Савченкога Русиянең ике журналисты һәлак булуда гаепләү белдерелде һәм ул сигез ай буе төрмәдә утыра.

БМО Генераль секретаренең кеше хокуклары ярдәмчесе Иван Симонович: "Ул йә "барсын да-барсына" принципларында алмашу, йә кешелеклелек кыйммәтләре нигезендә, сәламәтлеге сәбәпле иреккә чыгарылырга тиеш", дип белдерде.

Британиянең БМОдагы даими вәкиле Майк Лайл Грант сүзләренчә, Савченконы сак астында тоту Мински килешүләрен бозу булып тора. "Русия барлык әсирләрне дә азат итәргә йөкләмә алды, әмма Надежда Савченко һәм тагын күпләр әсирлектә кала", диде Британия вәкиле.

Русиянең БМОдагы вәкиле Виталий Чуркин сүзләренчә, Украина хәрбиенә белдерелгән гаепләүләр җитди, аның гаепле булу-булмавын мәхкәмә карары хәл итәчәк.

XS
SM
MD
LG