Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда совет көнчыгышы плакатлары күргәзмәсе ачылды


Казанда совет көнчыгышы плакатлары күргәзмәсе ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:08 0:00

Казанда "Совет көнчыгышы плакаталары" күргәзмәсе ачылды. Плакатлар 1918-1940 елларда элекке совет республикаларында ясалган һәм төрле төрки, Кавказ телләрендә язылган.

5 мартта Казанда "Смена" заманча сәнгать үзәгендә "Совет көнчыгышы плакаталары" күргәзмәсе ачылды. Плакатлар 1918-1940 елларда элекке совет республикаларында ясалган һәм төрле төрки, Кавказ телләрендә язылган. Күргәзмәне "Смена" белән бергә Мәрҗәни фонды уздыра.

Оештыручылар сүзләренчә, әлеге плакатлар аерым игътибарга лаеклы. Алар совет пропагандасында зур урын алып тора, ләкин яхшылап өйрәнелмәгән. Башка плакатлардан аермалы буларак, аларда милли менталитет та якты чагылган.

Күргәзмәдә урын алган плакатларның күбесен җирле профессиональ рәссамнар ясаган һәм алар барысы да карикатура һәм плакат сәнгатендә милли стильнең барлыкка килүен теләгәннәр.

Плакатлардагы язулар гарәп, латин, кирил хәрефләре белән язылган. Тематикасы якынча бер үк - совет дәүләт пропагандасыннан башлап дингә каршы чакыру, хатын-кыз азатлыгы, грамотасызлыкны бетерү,ачлык белән көрәшү һәм башкалар.

XS
SM
MD
LG