Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:21

Башкортстанның Бүздәк районындагы Килем авылында урнашкан республика татар тарихи-мәдәни үзәге тирәсендә җәнҗал купты. Үзәк урнашкан борынгы Тәвкилев сараеннан андагы музей да, авыл биләмәсе хакимияте дә, китапханә дә чыгарылды.

Иң элек татар үзәгенең ни өчен нәкъ менә шушы авылда булдырылуына тукталып үтү урынлы. Килем республикадагы данлыклы, бай тарихлы авылларының берсе. Биредә әле 1840нчы елларда ук мәһабәт таш мәчет салына. Аннан унбиш ел чамасы узгач, аның янәшәсендә бик зур бай сарае да калкып чыга. Аны бертуган Тәвкилев-Җантуриннар төзетә. Совет заманында төрле максатларда, хәтта келәт сыйфатында да кулланылган бу тарихи ядкарь ташландык хәлгә килеп беткән иде. 1990 елларда исә аны төзекләндерү эшләре башланды һәм матур бер сыйфатка китерелде.

Гүзәл Латыйпова

Гүзәл Латыйпова

Әмма шушы ел башында милли үзәк тирәсендә сәер хәлләр башлана. Уфадан анда урнашкан барлык бүлмәләрне бушатырга кушыла. Шушы ук бинада татар тарихи-мәдәни үзәгенең җитәкчесе Гүзәл Латыйпованың да эш бүлмәсе бар иде. Үзе раславынча, аны да башта үгетләп, алай да килеп чыкмагач, төрле куркыту-янаулар белән бу сарайдан чыгаралар. Ризасызлык күрсәткәч, аңа үзәкнең мөдире вазифасыннан китүе турында “үзе теләп” гариза язарга да кушалар.

Гүзәл ханым әлеге тарихның ничек башлануы турында кайбер мәгүлүматлар да бирде. Татар тарихи-мәдәни үзәге, республикадагы башка милләтләрнең дә шундый ук үзәкләре кебек үк, Башкортстан халыкларының Дуслык йортына карый, аның гомум эш планына ярашлы эшли. Милли үзәкләр исә тагын да Башкортстан мәдәният министрлыгына да буйсына.

“Хатирә” фольклор ансамбле чыгыш ясый

“Хатирә” фольклор ансамбле чыгыш ясый

Латыйпова сүзләренчә, өстәге җитәкчеләрдән Тәвкилев сараен бушату кирәклеге турында күрсәтмә алына. Моңа биредә хезмәт куючылар, әлбәттә инде, аптырашта кала. Ни өчен дигәндә, биредәге музей да, китапханә дә, авыл хакимияте идарәсе дә 2005 елдан бирле уңышлы гына эшләп килә. Һәрхәлдә, музей белән китапханәнең биредә булуы әлеге үзәкнең милли-рухи байлыгы буларак бик тә урынлы кабул ителә. Әмма түрә агайларның бу хакта үз фикере, күрәсең. Сарайны бушатуны алар әлеге тарихи ядкарь булган бинаның федераль карамакта булуы һәм аның фәкать шул максатта гына файдаланылырга тиешлеге белән аңлата.

Борынгы сарайда татар тарихи-мәдәни үзәге эшләп килгәндә, биредә бихисап милли чаралар, матур бәйрәмнәр оештырыла иде. Авылдагы халык театры да, “Хатирә” фольклор ансамбле дә, яшьләр дә шушында төрле тамашаларга репетицияләрне уздыра. Хәзер исә андый мөмкинлекләр дә юк.

"Дуслык" йорты мөдире Азат Ибраһимов

"Дуслык" йорты мөдире Азат Ибраһимов

Үзәк җитәкчесе Латыйпова үзенә Башкортстан халыкларының "Дуслык" йорты мөдире Азат Ибраһимов ягыннан куркыту, янаулар булуы хакында сөйли. Вазгыятькә ачыклык кертү өчен, без мөдирнең үзе белән дә очраштык. Аның сүзләренчә, Гүзәл ханыма бернинди куркытулар да булмаган. “Ул вазифасыннан китүе турында гаризаны үз ихтыяры белән язды, - ди Азат әфәнде. - Ә инде сарайны бушату вакытлыча гына. Республика җир һәм милек министрлыгында хәзер бу бинага кем хуҗа булырга тиеш дигән мәсьәлә тикшерелә. Шушы хәлгә ачыклык кертелеп, бер карар кабул ителгәч, анда элек эшләгән китапханә дә, музей почмагы да кире кайтарылачак”.

Ә тарихи-мәдәни үзәкнең язмышы хәзерге көндә ничек дигән сорауны Азат Ибраһимов “ул хәзер Бүздәккә, район үзәгенә күчерелә”, дип җаваплады. Шулай итеп ай саен берничә мәдәни чара оештырып килгән милли үзәк хәзер тәмам сүнеп кала. Район үзәгендә аңа кем җитәкчелек итәчәге дә билгеле түгел.

Татар тарихи-мәдәни үзәге тирәсендәге шомлы хәлләр республика татар җәмәгатьчелеген дә борчуга салды. Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов республика башлыгы Рөстәм Хәмитовка бу хакта хат юллаган. Әгәр бу мәсьәлә уңай хәл ителмәсә, Русия президентына мөрәҗәгать итәчәкләрен кисәтә ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG