Accessibility links

БМО Генераль секретаре хатын-кызларга карата көч куллануга чик куярга чакырды


БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун
БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун

БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дөнья җәмәгатьчелеген берләшергә һәм хатын-кызларга карата дискриминациягә, көч кулануга чик куярга чакырды. Пан Ги Мун сүзләренчә, дөньяның төрле почмакларында "Нигерия һәм Сомалидан Сүрия һәм Гыйракка кадәр" "экстремистларның ханымнар һәм кызларга һөҗүменә" каршы җавап бирү кирәк.

"Белем алуга хокукларын тормышка ашырырга омтылган өчен хатын-кызларга һөҗүм итәләр, аларны көчлиләр һәм фәхишә колларга әверелдерәләр, кораллы сугышчыларга бүләк итеп бирәләр, хәтта алар белән сәүдә итәләр. Табиб һәм шәфкать туташларын һәм башка һөнәр ияләрен үз эшләрен башкарган өчен үтерәләр. Хокук яклаучы хатын-кызлар бу кешелексезлеккә нокта куяр өчен көрәшәләр, кайвакыт үз тормышларын да корбан итәләр", диде Пан Ги Мун.

Генераль секретарь сүзләренчә, хатын-кызларның сәясәттә, бизнеста һәм башка тармакларда урын алуына мөмкинлекләр булдыру кирәк.

"БМО-хатын-кызлар" оешмасы 8 март уңаеннан сәясәттә хатын-кызларның уңышларына нәтиҗә ясады. 1990 елда 12 хатын-кыз дәүләт йә хөкүмәт башлыгы булган, бүген бу күрсәткеч 19га җиткән.

XS
SM
MD
LG