Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда хатын-кызларга багышланган күргәзмәләр эшли


Казанда хатын-кызларга багышланган күргәзмәләр эшли
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:45 0:00

Казан кирмәнендәге Манеж күргәзмәләр залында һәм Сынлы сәнгать музеенда хатын-кызларга багышланган күргәзмәләр ачылды. “Манеж”дагы проектта “Сөембикә” журналында дөнья күргән рәсемнәр дә урнаштырылган иде.

Кирмәндәге Манеж залында “Назлы куллар тылсымы” дигән күргәзмә 3 марттан ук эшли башланган. Ул халыкара хатын-кызлар көненә багышланды, ди музейның төп белгече Дина Луцай. Аның сүзләренчә, хатын-кыз чиксез галәм кебек, куллары бөтен җир шарын колачлап үзенчәлекле сәнгать әсәрләре ясарга сәләтле.

Күргәзмәгә иҗат җимешләрен урнаштырганнарның күбесе кайчандыр эшләп карыйм әле дип хобби рәвешендә генә шөгыльләнә башлаган. Анда милли, Сөембикә-ханбикәгә охшатылган курчаклар, милли төсмерле киемнәр, күн мозаикасы, рәсемнәр, сәйләннәрдән эшләнгән шәмаиллар бар иде. Барысы да Татарстанда яшәүче хатын-кызларның нәфис куллары белән ясалды, ди Дина.

Казанның Сынлы сәнгать музеендагы “Хатын-кыз карашы” күргәзмәсе профессиональ һәм яңа башлаган рәссамнарның эшләрен берләштергән. Монда да республиканың хатын-кызлары дөньяга карашларын картиналар аша күрсәтәләр. Әмма мондый күргәзмәләр эшләү рәссамнарга җиңел бирелми икән.

“Проблемнарның төпләре – рәссамнарның материаль базаларының ярлы булу, бәяләр үсеп белем алу авырлашу, стипендияләрнең түбәнлеге. Рәсем ясау өчен кирәкле материал алу түгел, яшәү өчен дә акча җиткерү кыенлаша. Әмма күрәсез хатын-кыз рәссамнарыбыз тырышалар, күргәзмәләрдә актив катнашып киләләр”, ди Русия һәм Татарстан рәссамнәре берлеге каршында эшләүче яшь рәссамнар оешмасы җитәкчесе Илнур Сиразиев.

Күргәзмәдә Казан тамашачысына таныш булган Алсу Тимергалина, Диләрә Барышева, Ирина Антонова, Любовь Магина, Любовь Гриценко, Инга Әлмәнова кебек осталарның рәсемнәре урын алган. Рәссамнар портрет, пейзаж, натюрморт аша тамашачыга тормыш, әхлакый кыйммәтләр, матурлык идеалы турында сөйли.

“Сезгә иҗат белән шөгыльләнү ир-атларга караганда да авыр, гаилә проблемнары, башкасы дисеңме. Чынлыкта гүзәл затларның күргәзмәдә катнашуы шатлыклы вакыйга”, диде халык рәссамы Александр Иншаков.

XS
SM
MD
LG