Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина көнчыгышында бер украин хәрбие һәлак булган, өчәү яраланган


Андрей Лысенко
Андрей Лысенко

Узган тәүлекләрдә Украина көнчыгышында сепаратистлар белән бәрелешләрдә бер украин хәрбие һәлак булган, өчәү яраланган. Бу хакта махсус операция җитәкчелеге сүзчесе Андрей Лысенко белдерде. Аның сүзләренчә, төнлә сепаратистларның һөҗүмнәре кимегән.

Лысенко шулай ук узган тәүлекләрдә Донбасс өстен күзләүче 18 пилотсыз очкыч күренгәнлеген белдерде. Әлеге очкычлар Лаһански, Донецки, Артемовски, Краматорски һәм Мариуполь юнәлешендә күренгән.

Лысенко сүзләренчә, төнге 12дән иртәнге 8гә кадәр украин чик сакчылары Мариуполь юнәлешендә сигез пилотсыз очкыч теркәгән.

XS
SM
MD
LG