Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда Савченкога теләктәшлек, хатын-кызларның хокукларын яклау чаралары үтте


Петербурда 8 март көнне "Ирек, тигезлек, хатын-кызлар теләктәшлеге!" дигән исем белән 200ләп активист митинг үткәрде.

Активистлар фикеренчә, 8 март советлар заманындагы кебек "хатын-кызлар бәйрәме" түгел инде, бу көннең тарихи максаты – хатын-кызларның үз хокуклары өчен көрәше – актуальлеген югалтмый.

Бу митинг тәмамлангач, Невский урамында Украина очучысы Надежда Савченкога теләктәшлек чарасы башланды. 150ләп кеше кулга-кул тотынып Гостиный Двор янына тезелде.

Сары-кызыл төстәге чәчәкләр, тасмалар тоткан теләктәшлек күрсәтүчеләр арасыннан “Демократик Петербур” коалициясе активистлары биш кеше тоткарланды. Аларга килешенмәгән чарада катнашуда гаепләү белдерелде. Әлеге протест "Демократик Петербур"ның "Надеждага үләргә мөмкинлек бирмәгез!" дип аталган дүрт көнлек чараларын йомгаклау иде.

XS
SM
MD
LG