Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:22

Татарстанның беренче премьер-министры Мөхәммәт Сабиров вафат


Татарстанның беренче премьер-министры Мөхәммәт Сабиров

Татарстанның беренче премьер-министры Мөхәммәт Сабиров

9 март иртәсендә 82 яшендә 1989-1995 елларда Татарстан хөкүмәте башлыгы булып эшләгән Мөхәммәт Сабиров вафат булды. Гомеренең соңгы елларында ул "Туган җир – Родная земля" тарихи-мәдәни мирас иҗтимагый фондына җитәкчелек иткән иде.

Татарстан белән Русия арасындагы шартнамәнең 20 еллыгы уңаеннан аны әзерләүдә катнашкан элекке депутат Фәндәс Сафиуллин радиобызга әлеге документның Сабиров тәкъдиме белән әзерләнгәнне белдерде.

"Шушы шартнамәгә таянып Татарстан һәм Русия хөкүмәтләре арасында биш килешү төзелде – икътисади, социаль, мәгариф өлкәләрендә, сәнәгать өлкәсендә. Ул чактагы премьер-министр Мөхәммәт Сабиров инициативасы булды болар. Ул килешүләр Татарстан файдасына иде", диде Сафиуллин.

Татарстан президенты атамасын бетерергә теләү очраклары булгалап тора. 2008 елда атама тирәсендә шау-шу тугач Сабиров: "Канунны чыгаручы һәм аны үтәүче идарәләр булса, шул җитә. Миңа калса, Русиядә бер президент калдыру сәясәте дөрес", дигән иде.

Мөхәммәт Сабиров 1932 елның 29 мартында Башкортстанның Кушнарен районы Яңа Кормаш авылында туа. 1955 елда Уфа нефть институтын, соңрак СССР авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлый.

1955 елда "Әлмәтбораулау" идарәсендә эшли башлый. Партком секретаре дәрәҗәсенә күтәрелә. 1968-81 елларда "Востокмонтажгаз", аннан соң 84 елга кадәр "Татнефтестрой" берләшмәсе җитәкчесе була.

Сабиров 1984 елда ТАССР министрлар советы рәисе урынбасары, 89 елдан аның рәисе итеп билгеләнә. 1991-95 елларда Татарстан премьер-министры булып эшли.

XS
SM
MD
LG