Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:43

Киев һәм сепаратистлар бер-берсен ут ачуда гаепли


Донецки өлкәсенең Артемовски шәһәре тирәсендә украин танкы. 2 март 2015

Донецки өлкәсенең Артемовски шәһәре тирәсендә украин танкы. 2 март 2015

Украина хәрбиләре соңгы тәүлекләрдә Донбасста 16 тапкыр ут ачмау килешүенең бозылуы турында хәбәр итә.

Украина көнчыгышындагы махсус операция матбугат хезмәте мәгълүматларына күрә, Пески авылы, Красногоровка, Авдеевка, Опытное, Водяное шәһәрләренә миномет һәм гранатометлардан атканнар. Берничә атна инде ут ачулар тукталмаган Широкино авылы тирәсендә вазгыять бигрәк тә катлаулы. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми.

Украина хәрбиләре шулай ук үз җирләре өстеннән тугыз пилотсыз очкыч үтүен дә күргән.

Үзбилгеләнгән "Донецки халык республикасы" хакимиятләре соңгы ике тәүлек эчендә үз җирләренә украин хәрбиләренең кимендә 25 тапкыр атуын белдерә. Донецки тирәсендә авыр коралдан ату тавышлары ишетелгән. Шәһәр администрациясенең сайтында язуларынча, узган төн калада тыныч узган.

Үзбилгеләнгән "Луһански халык республикасы" РИА Новостига төнлә тынычлык килешүенең бозылмавын белдерә.

XS
SM
MD
LG