Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минңеханов Татарстан белән Иран арасында мәгариф хезмәттәшлегенә басым ясый


Татарстан вәкилчелеге Тәһранга 8 март килде
Татарстан вәкилчелеге Тәһранга 8 март килде

Иран җитәкчелеге чакыруы белән Тәһранга килгән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов дүшәмбе көнне Тәһрандагы иң зур уку йорты саналган Шаһид Беһешти исемендәге университетта булды. Миңнеханов уку програмнары белән танышты, шунда укыган Татарстан студентлары белән очрашты.

Кичә Иранның фән һәм технология министры Сурена Саттари белән очрашу вакытында Миңнеханов Татарстан белән Иран арасындагы хезмәттәшлекнең төп юнәлеше мәгариф була ала дигән иде.

Татарстанның югары уку йортларында Ираннан 40лап студент белем ала. Киләчәктә бу санны арттыру турында килешенде.

Миңнеханов шулай ук Тәбриз шәһәрендә Иран-Татарстан эшкуарлары форумында катнаша. Казанда Иран консуллыгы 2007 елда ачылган иде.

XS
SM
MD
LG