Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:25

Мәскәү мәдәни үзәгендә хатын-кызларны котладылар


Юлия Гарифуллина (c) һәм Илнара Нигъмәтуллина

Юлия Гарифуллина (c) һәм Илнара Нигъмәтуллина

8 мартта Мәскәү мәдәни үзәгендә бәйрәм концерты үтте. Тамашаны Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге каршындагы яшьләр шурасы һәм "Газиз" театр студиясе оештырды.

Тамашачыларга төрле елларда “Татар җыры” бәйгесендә катнашып, лауреат исемнәре алган һәм башка талантлы яшь җырчылар катнашында мәдәни үзәктә бәйрәмчә оештырылган концерт програмы күрсәттелде. Тамашаны театр студиясе җитәкчесе Тәнзилә Хөснетдинова белән бергә әле күптән түгел генә Мәскәү мәдәни үзәгендәге тамашаларда катнашучы Динар Сәлахов алып барды. Алар тамашага килгән хатын-кызларны 8 март бәйрәме белән котладылар. Кызыклы язылган сценарий белән алып барылган очрашу тамашачыларны бик тиз җәлеп итте, алар бу програмны бик яратып караганнарын әйттеләр.

Алып баручылар - Динар Сәлахов һәм Тәнзилә Хөснетдинова

Алып баручылар - Динар Сәлахов һәм Тәнзилә Хөснетдинова

​Концерт програмында 2014 елда "Татар моңы"нда беренче урыннарны алган Юлия Гарифуллина, Марат Яруллин, 2013 елда өченче урынны алган Әлфия Нигъмәтуллина, 2012 елда беренче урын лауреаты булган Илнара Нигъмәтуллина, 2014 елда икенче урынны алган Камил Фәхретдинов, 2014 елда өченче урынга чыккан Зөлфия Хәбибуллаева катнашты. Тамашачылар шулай ук “Turkvizion-2014” бәйгесендә катнашкан “Заман” һәм “Kazan World” төркемнәрен дә алкышладылар.

Зөлфия Хәбибуллаева

Зөлфия Хәбибуллаева

​Мәдәни үзәктә соңгы вакытларда яшьләр оештырган чаралар гына уза. Ләкин ул чараларда беркайчан да мәдәни үзәк җитәкчеләре катнашмый. Аларда мәдәни үзәктә башка вакытта да очратып булмый. Ял көннәрендә төрле түгәрәкләр эшләсә дә, аларны алып баручыларга элекке вакыттагы кебек мәдәни үзәк тарафыннан хезмәт хаклары түләнми.

"Кайчагында ялынып йөри торгач, күпмедер акча бирәләр бирүен. Ләкин директорның үзен дә соңгы вакытларда күргәнебез юк, аны эштән киткән дип тә сөйлиләр. Без бернәрсә дә белмибез", ди Тәнзилә Хөснетдинова. Мәдәни үзәк җитәкчеләре: “Әгәр дә түгәрәкләрне алып барырга телисез икән, түләүле ясагыз, акчаларны да түгәрәкккә йөрүчеләр үзләре түләсеннәр”, дип белдергән. Шулай итеп, мәдәни үзәкнең горурлыгы булган “Шатлык” төркеме дә бары тик аның җитәкчесе Зәмзәмия Сәхәбетдинова хәстәре белән генә үз эшен алып бара.

Марат Яруллин, Эмиль һәм Камил Фәхретдиновлар

Марат Яруллин, Эмиль һәм Камил Фәхретдиновлар

​Мәдәни үзәктә заманында Татарстан премьер министры Илдар Халиков бүләк иткән “Газель” машинасы, микроавтобус та бар иде. Хәзер ул машиналар юк. Кайсы урланган, кайсы сатылган – алар кая киткән беркем дә белми. Шулай ук Татарстан тарафыннан бүләк итеп бирелгән музыка аппаратурасы, компьютерлар да юкка чыккан. Мәдәни үзәктәге хуҗалык эшләрен бинаның кайбер бүлмәләрен арендага алучылар оештыра икән. Аренда дигәннән, күптән түгел генә биналары җир өстеннән юк ителгән, җимертелгән “Казан-бар-чәй” дип аталган оешма да мәдәни үзәккә сыенган. Аның җитәкчесе Ренат Сираҗиевның әйтүенә караганда, әлегә алар биредә. Алга таба, әгәр мөмкинлек булса, бәлки шушы ук бинада үзләренең эшчәнлеген торгызырга уйлыйлар икән.

Мәскәүдә милли мәдәни мохтарият эшчәнлеге юк дәрәҗәсендә. Әле бер ел элек кенә шушы бина өчен бик каты көрәш барган иде. Хәзер шау-шулар тынды. Кемнәрдер җиңде, кемнәрдер җиңелде, кемнәрдер ташлап китте. Төрле чаралардан, очрашулардан гөрләп торырга тиеш булган татар мәдәни үзәгендә тынлык. Хәзер инде бинаны үзләренеке дип танытучылар дә күренми. Ярый әле вәкаләтле вәкиллекнең яшьләр шурасы белән “Бердәмлек” оешмасы битараф түгел, монысы азрак өмет уята. Заманында шундый авырлыклар белән татарлар үз кулларына алган бинаны алга таба нинди язмыш көтә, монысы билгесез.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG