Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урыс оккупанты пародиясе "казанышлар" белән мактана


Видеодан күренеш
Видеодан күренеш

Урыс оккупантларын мактаучы пропаганда видеосына пародия буларак әзерләнгән язма "Мин авырту һәм нәфрәт кенә китерә алам. Бүген мин сезгә киләм, чөнки мин - оккупант" дип кисәтә.

Февраль ахырында интернетта "Мин - урыс оккупанты!" дигән видеоны урыс блоггеры Евгений Журов чыгарып тарата башлаган иде. Хәйләкәр пропаганда ысулы белән эшләнгән бу видео Русиянең күрше илләрне басып алуын ул илләрнең тәрәккыяте өчен уңай адым буларак аклап күрсәтә, ә шул басып алуларның яман нәтиҗәләренә, рәхимсезлекләргә, ул илләрне астын-өскә китерүенә күз йома.​

Озак та үтмәде, Украинда кризис медиа үзәген оештыруда катнашкан PlusOne DA ширкәте хуҗаларының берсе Василь Самохвалов Журов видеосына җавап әзерләде - шуңа охшатып ясалган, әмма урыс оккупациясен бөтенләй башка яктан, реаль ачып салучы видео чыгарды. "Максат – яхшы итеп эшләнгән кыйбатлы урыс пропаганда клибын берничә сәгать эчендә бушлай гына кире кагу иде. 10 минут эчендә мин урыс видеосы мотивларына нигезләнүче җавап әзерләп аттым", ди Самохвалов.​

Урысларның Балтыйк илләрен, Себерне, Үзәк Азияне, Украинаны үз кулларында тотуын Себердә "нефть, газ, алюминий һәм башка күп кенә файдалы нәрсәләр" чыгарылуы белән, Украинада очкыч моторлары җитештерелүе Балтыйк илләрендә электроник җиһазлар, Үзәк Азия оккупациясен космодром белән аклаучы видеода кулланылган "урыс оккупанты" образын Самохвалов видеосы да куллана.

Оккупантның "каһарманлыкларын" санауны ул совет гаскәрләренең Әфганстанга бәреп керүеннән башлый. Әфганстанга бәреп керү оккупацияне аклаучы видеога ни өчендер кертелми калдырылган. Ул оккупация чорындагы рәхимсезлекләр нәтиҗәсендә Әфганстанда бер миллионлап гади кеше һәлак булды, үтерелгән мөҗәһетдин сугышчылары саны 90 мең, әфган хәрбиләре саны 18 мең һәм совет хәрбиләре саны, рәсми белдерүләргә караганда, 14,5 мең дип исәпләнә. Ул кан коештан соң Әфганстан әле дә тыныч тормышка кайта алмый азаплана.

Шуннан соң Самохвалов видеосында 1939-1940 еллардагы фин сугышы искә алына. Совет гаскәрләре кечкенә генә Финляндияне җиңә алмый, шул сугышта 26 меңләп фин, 130 меңләп (!) совет хәрбие һәлак була. Русия Финляндия җирләренең 10 процентын тартып ала.

Видеода шулай ук “Польшаны мин бүлдем һәм Варшауны басып алдым. Минем аннан китүемне сорадылар һәм хәзер уртача поляк уртача урыстан дүрт мәртәбә баерак яши”, диелә. 1939 елда советлар белән нацилар арасындагы Молотов-Риббентроп килешүе нигезендә Советлар берлеге һәм наци Германиясе Польшаны үзара бүлешеп басып ала.

"Сахалинны һәм Курил утрауларын Япониядән мин тартып алдым һәм хәзер анда балык тоту һәм натураль хуҗалык белән яшиләр, ә күрше японнар киләчәк технологияләре белән яши" дип дәвам ителә видеода. Шулай итеп бу видео урыс-совет оккупантларын мактаучыларны гына түгел, ә совет чорын бары уңай итеп сурәтләүче, тәрәккыять чоры итеп күрсәтүе президент Владимир Путинны да фаш итә.

"Украинада Һолодоморны мин оештырдым, ул чакта ачлыктан миллионнарча кеше һәлак булды" дигән сүзләр Сталин чорына карый. Кремль Украинадагы ул ачлыкның колхозлаштыру чорында махсус оештырылган булуын әле дә кире кагып килә.

"Мин Һитлерның беректәше булдым һәм аның белән бергә Икенче дөнья сугышын башлап җибәрдем.1956 елда Будапештны, 1968 елда Праганы, 1989 елда Тифлисне, 1991 елда Вильнюсны мин канга батырдым. Үлем лагерларен мин төзедем һәм башкача фикерләүчеләрне мин эзәрлекләдем", дип дәвам итә "урыс оккупанты".

"Мин әле дә юллар төзергә, көнкүреш җиһазлары ясарга, нормаль кием җитештерергә өйрәнә алмадым, мин халыкка бары авырту һәм нәфрәт кенә китерә алам. Бүген мин сезгә киләм, чөнки мин - оккупант!", дип тәмамлый ул " үз казанышларын" санауны.

XS
SM
MD
LG