Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нигериядәге "Боко харам" "Ислам дәүләте" террор оешмасына кушылды


"Ислам дәүләте" җитәкчеләренең берсе Абубакар Шекау (уртада)
"Ислам дәүләте" җитәкчеләренең берсе Абубакар Шекау (уртада)

Нигериядәре "Боко харам" сугышчылары үзләрен "Ислам дәүләтен төзүчеләр" дип атаган террор оешмасына тугры булачакларына ант итте. Бу хакта экстремистлар эшчәнлеген интернетта карап барган SITE исемле тикшерү төркеме белдерде.

Интернетта чыккан видеода "Боко харам" вәкилләре "Ислам дәүләтенә" "авыр заманнарда һәм яхшылыкта тугры калырга" ант итә. Якын Көнчыгыш, Төньяк Африка, шулай ук Пакстан белән Әфганстандагы кайбер террор оешмалары "Ислам дәүләтенә" кушылуларын белдергән иде.

"Ислам дәүләте" төркеме сугышчылары йөзләрчә тотыкны үтерде яки башын чапты.

Гыйрак һәм Левант ислам дәүләте дип аталган сугышчан төркем 2014 елның 30 июнендә үзен "Ислам дәүләте" дип атый башлавын игълан итте һәм Гыйрак белән Сүриянең үз контроленә алган өлешләрендә хәлифәт төзүен белдерде.

XS
SM
MD
LG