Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Милли җанлы асыл зат иде"


Мөхәммәт Сабиров
Мөхәммәт Сабиров

10 март Казанда Татарстанның элекке премьер-министры Мөхәммәт Сабиров белән хушлаштылар. Аның җитәкчелеге Татарстан, татар милләте өчен катлаулы, әмма өметле чорга туры килде. Азатлык Мөхәммәт ага турында хәтирәләр уртаклашуны дәвам итә.

Беренче сүзләремне Мөхәммәт ага Сабировның якты истәлегенә багышлап әйтәсем килә. Миңа аның белән таныш булу, якыннан аралашу бәхете насыйп булды, әлһәмдүлилла. Мөхәммәт ага искиткеч киң күңелле, олы йөрәкле, милли җанлы асыл зат иде. Зур җитәкче буларак та, Татарстан хөкүмәте башында торганда ул үзен икътисадны тирән аңлаучы, киң күләмле хуҗалык эшләрен яхшы белүче, сиземле (интуицияле), зирәк акыллы олуг шәхес итеп күрсәтте.

Аның җитәкчелеге ифрат катлаулы, әмма татар милләте, Татарстан җөмһүрияте өчен дәһшәтле, өметле чорга туры килде. Мөхәммәт ага шул шанлы суверенитет дәверендә бик лаеклы кеше сыйфатларын күрсәтә алды. Аның мондый сыйфатлары, аны алыштырган, йомшак итеп әйткәндә, уңышсыз премьер-министр эшчәнлеген күргәч, бигрәк тә сагындырды.

Минемчә, Сабировны эштән алу бик зур хата булды, уңышлы җитәкчене булдыксызга алыштырдылар, ни кызганыч. Дөресен әйтергә кирәк, ул премьер вазифасыннан бик рәнҗеп китте. Дөрес, Сабиров Татарстан парламентына сайланды, анда да икътисад комиссиясен җитәкләп, зур эшләр алып барды. Әмма Татарстан парламентында да аңа карата зур гаделсезлекләр кылынды. Ул вакытта парламентны җитәкләү вазифасын нишләптер Василий Лихачевка йөкләделәр (элекеге спикер Фәрит Мөхәммәтшин хөкүмәт житәкләүгә күчте).

Мин ул вакытта парламентта синхрон тәрҗемә эшен алып бара идем, шуңа күрә вакыйгаларны якыннан күрергә, белергә туры килде. Лихачев тарафыннан Сабировка каршы кылынган бер ямьсез гамәл әле дә хәтеремдә. Көннәрнең берсендә Мәхәммәт ага депутат эшләре белән Әлмәткә чыгып китә, ә икенче көнгә парламент сессиясе билгеләнгән була. Парламент комитеты җитәкчесе буларак, ул сессиянең көн тәртибе белән кызыксынып, үзенең ярдәмчесенә шалтырата, тегесе телефоннан көн тәртибен укый башлый. Шул вакытта депутат бүлмәсенә секьюрити сакчылары атылып керә һәм "син яшерен мәгълүматларны читкә тапшырасың" дип, ярдәмче егетне урамга чыгарып аталар. Мөхәммәт ага бу вакыйганы бик авыр кичерде һәм анда да үзен олы йөрәкле кеше итеп күрсәтте, үзенең ярдәмчесен урамда калдырмады, егетне башка эшкә урнаштырды.

Менә нинди ямьсез хәлләр булды сәясәт өлкәсендә, бәлки, шуңа да Мөхәммәт Сабиров парламентның яңа чакырылышына сайлауларга чыкмады, гомүмән, дәүләт эшләреннән читләште. Ә Лихачев әфәнденең Татарстанга каршы кылган гамәлләре күп булды, Василий иптәшне Русия тышкы эшләр министрлыгына җибәреп кенә аннан котылдылар, ул шактый еллар Брюссельдә Русиянең Европа Берлегендә вәкиле булып торды.

Мөхәммәт ага Сабиров турында бик күп матур хәтирәләр сөйләп булыр иде, әмма сүземне тәмамлыйм. Мөхмәмәт ага сокланырлык яхшы кеше иде, урыны җәннәттә булсын!

P.S. Мөхәммәт Сабиров турында алдарак дөнья күргән комментар авторы белән килешмәгән урыннар бар, алар турында да әйтәсем килә. Заманында 1988 елның җәендә мине Татар иҗтимагый үзәген оештыру комитетына сайладылар, без шул оештыру комитетында бик тырышып көн саен диярлек армый-талмый эшләдек. Безнең эшчәнлек турында хәбәрләр КПСС өлкә комитына да барып җиткән булып чыкты. Көннәрнең берсендә (1988 елның август ае иде) ТИҮ оештыру комитеты җитәкчесе Марат Мөлеков безне (комитет әгъзалары булган Гаял Мортазин, Фәрит Солтанов һәм Тәлгать Барыев) өлкә комитеты беренче секретаре Гомәр Усманов очрашуга чакырды дип әйтте. Мин гомеремдә беренче тапкыр шундый зур җитәкче кабинетына эләктем, без татарча сөйләшергә тырыштык, әмма Усманов әфәнде урысча гына сиптерде. Дөресен әйткәндә, ул очрашу фәкать безне сүгүгә генә кайтып калды: "Вы, националисты, хотите разрушить СССР, устроить здесь Карабах" дип акырды КПСС секретаре. Шуңа күрә, Усманов белән Сабировны мин һич чагыштымас идем, милли җанлы Мөхәммәт ага һәм "интернационалист" Гумер Исмагилович капма каршы шәхесләр булдылар.

Тәлгать Барый
Казан, журналист

XS
SM
MD
LG