Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия саклану министры Кырымда хәрби әзерлекне тикшерде


Сергей Шойгу
Сергей Шойгу

10 мартта Кырымда Русиянең саклану министры Сергей Шойгу булып китте. Рәсми хәбәрләргә караганда ул Кара диңгез флотының хәрби әзерлеген тикшерү өчен килгән.

Безнең хәбәрчебез әйтүенчә, Шойгу килү уңаеннан Акмәчеттә көчәйтелгән иминлек чаралары күрелгән, урамнарга өстәмә полиция хәзмәткәрләре чыгарылган, аның белән очрашу үтәсе Кырым дәүләт шурасы бинасы сакка алынган.

2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң ярымутрауда Русия хәрби көчләренең, техниканың саны берничә тапкыр артты. Джанкой, Красногвардейски, Октябрьски районнарына өстемә гаскәр китерелде.

Белгчләр әйтүенчә, Кырымда Русиянең стратегик авиация, һава һөҗүменнән саклану, галәм гаскәрләре бүлекләрен, барлыгы йөз меңләп хәрби урнаштыру күздә тотыла.

XS
SM
MD
LG