Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:44

Әхмәт Мазһаров: "Татарстан-Иран хезмәттәшлеге өчен мөмкинлекләр зур"


Рөстәм Миңнеханов Тәбриздә елына 24-25 мең трактор җитештерүче Иран трактор җитештерү ширкәтендә

Рөстәм Миңнеханов Тәбриздә елына 24-25 мең трактор җитештерүче Иран трактор җитештерү ширкәтендә

Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан вәкилләре Иран сәфәрен тәмамлады. Әлеге сәфәрдә катнашкан академик Әхмәт Мазһаров Азатлыкка бу ил белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 10 мартта Иранга өч көнлек сәфәрен тәмамлады. Ул Иранга үзе белән Татарстан министрларын, күп кенә ширкәтләрнең җитәкчеләрен, галимнәрне дә алып барган иде. Сәфәр барышында Татарстаан вәкилләре Иранның төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләре белән очрашты, Тәһран һәм Тәбриз шәһәрләрендә берничә ширкәтне карады.

Президент Татарстанның Иран белән мәгълүмат технологияләре, нефть чыгару һәм эшкәртү, нефть ятмаларын әзерләү, мәгариф һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә әзер булуын әйтә.

Миңнеханов Татарстан белән Иран арасында зур кызыклы проектларның күп булачагына ышануын белдерде. Аның әйтүенчә, ике яктан да Татарстан-Иран мөнәсәбәтләрен даими координацияләп тору өчен җаваплы кешеләр дә билгеләнгән.

Әхмәт Мазгаров Азатлык радиосында

Әхмәт Мазгаров Азатлык радиосында

Республика вәкилләре белән Иранга Татарстан фәннәр академиясенең элекке президенты Әхмәт Мазһаров та барды. Азатлык күренекле галимнән Иран белән хезмәттәшлекнең Татарстанга нинди файдасы булачагы турында сорашты. Әхмәт әфәнде фикеренчә, Иран белән хезмәттәшлек беренче чиратта нефть чыгару һәм эшкәртү өлкәләрендә файдалы була ала. Ул бай нефть ятмаларына ия булган Иранда бу өлкәдә шактый тәҗрибәгә ия булган Татарстан өчен зур мөмкинлекләр күрүен белдерде. Элегрәк Иран дәүләт нефть ширкәте Әхмәт Мазһаров патентларына нигезләнүче нефть чистарту технологияләрен сатып алган иде.

Нефь чыгару һәм эшкәртүдән тыш галим Иранны Татарстанда җитештерелгән күп кенә нәрсәләрне, шул исәптән Камаз йөк машиналарын сату өчен зур базар буларак та күрүен әйтә.

Азатлыкның "Нигә Татарстан күбрәк Төньяк Корея, Кыргызстан, Иран кебек илләр белән хезмәттәшлек итә, алдынгырак илләр белән хезмәттәшлек файдалырак булмасмы?", дигән соравын җаваплап Мазһаров моны хәзер АКШ һәм Европа илләренең Русия белән хезмәттәшлек итәргә теләмәвенә бәйләп аңлатты.

Шул ук вакытта Әхмәт Мазһаров Иранны Төньяк Корея яки Кыргызстан белән бер сафка куюны дөрес түгел дип саный. "Монда сәнәгать шактый алга киткән, монда бездә булмаган күп кенә нәрсәләр бар. Бездә булган күп кенә нәрсәләр соңгы 20-25 елда юк ителә килгәндә, Иран аларны булдыра барган. Мисал өчен, мин күргән нефть чыгару һәм эшкәртү технологияләренә багышланган Ирандагы лабороторияләрнең тиңе бездә гомумән юк. Иранда мәгарифкә, фәнгә бик зур игътибар бирелә. Ун меңләп Иран студенты Кушма Штатларда белем ала", дип сөйләде Әхмәт Мазһаров.

Тәһран янындагы "Пардис" югары технологияләр паркы белән танышканда Рөстәм Миңнеханов Казанда да "Идея" исемле технопарк булуын әйтеп ике парк арасында хезмәттәшлек урнаштырырга тәкъдим иткән. Әхмәт әфәнде әйтүенчә, Иран ягы җавап булуарак Татарстанга "Пардис" паркында даими урын, офис бүләк иткән.

Хәзер 80 миллионлап кеше яшәгән, нефть һәм газга бай Иран узган гасырда АКШ чикләүләренә, ә 2000нче елларда атом коралы ясарга маташу гаепләүләре нигезендә БМО чикләүләренә дучар булды. Шулай да, соңгы арада Иранның Көнбатыш белән мөнәсәбәтләре җайлануга өметләр арта бара.

Әхмәт Мазһаров, гомумән, Русиянең Иран белән хезмәттәшлекне нигездә Татарстан аша алып барырга теләвен дә телгә алды.

Әлеге сәфәргә бер ай кала Казанда Иранның Көнчыгыш Азәрбайҗан төбәге башкаласына багышланган Тәбриз мәдәнияте көннәре узган иде.

XS
SM
MD
LG