Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Новая газета" Немцовны үтерүне оештырырга мөмкин кешене атады


"Новая газета" медиада Немцовны үтерүне оештыруда шикләнелгәннәр дигән белдерүләрне шик астына куя. Газет үз тикшерүен үткәргән һәм бу җинаятьне оештырырга мөмкин кеше исемен атый. Ул – майор, аның исеме Руслан һәм, янәсе, аның фамилиясе Русия президентына билгеле. Газетта булган мәгълүматларга күрә, дүшәмбе Грозныйда аннан сорау алганнар. Кайбер мәгълүматларга күрә, аның "туганы Чечняда йогынтыга ия һәм куәт структураларында эшләүче".

Оппозиционер Алексей Навальный ул майор Руслан Гермеев булырга мөмкин ди. Аның абыйсы Сөләйман Гермеев Чечнядан Русиянең Федерация шурасы әгъзасы. Икенче бер якын туганы – Дәүләт думасы депутаты Адам Делимханов.

"Новая газета"ның шеф-редакторы Сергей Соколов Азатлык радиосына, үзендәге мәгълүматлар нигезендә, элек кулга алынган Заур Дадаев Немцовны үтерүне оештырган кеше булмаска тиеш дип белдерде. Кичә Дадаев гаепләүне кире какты. Ул шулай ук Тикшерү барганда ябып тору урынына (СИЗО) килгән хокук яклаучыларга үзен кыйнаулары һәм җәзалаулары турында белдерде. Немцовны үтерү эшендә Хамзад Бахаев һәм Тамерлан Эскерханов та гаепле булырга мөмкин дип белдерелә.

Мәскәү-Һелсинки төреме җитәкчесе, хокук яклаучы Людмила Алексеева Немцовны үтерергә кушучыларны табачакларына шик белдерә. Немцовның хезмәттәшләренең берсе – "Демократик сайлау" фиркасенең лидеры Владимир Милов бу җинаятьне Русиянең махсус хезмәте оешырган дип саный.

Борис Немцов 27 февраль кичендә Мәскәү үзәгендә атып үтерелде.

XS
SM
MD
LG