Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наталья Фишман: Казандагы күпләгән парклар хуҗасыз


Казанның Җиңү паркы
Казанның Җиңү паркы

Татарстан президентының паркларны тәртипкә китерүдә киңәшчесе Наталья Фишман бүгенге брифингта Казандагы күпләгән паркларның хуҗасы булмау иң зур проблемнарның берсе икәнлеген белдерде. Аның сүзләренчә, Мәскәүдә дә шундый хәл булган һәм эшне җайга салуда тәҗрибә тупланган, белгечләр дә бар. Ул әлеге белгечләрнең, киңәшләре белән, Казанга да җәлеп ителәчәген белдерде.

7 мартта Фишманның паркларны һәм скверларны тәртипкә китерүдә Татарстан президентының киңәшчесе итеп билгеләнүе билгеле булды. Аңа 24 яшь, Мәскәү мәдәният департаменты җитәкчесенең ярдәмчесе, Мәскәүдәге социаль-мәдәни програмнар институты мөдире ярдәмчесе булып эшли.

2015 ел Татарстанда Рөстәм Миңнеханов карары белән "Парклар һәм скверлар елы" дип игълан ителде.

XS
SM
MD
LG