Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә яңа татар мәдәни үзәге барлыкка килде


Рамил Әхмәтов: "Барысын да күңелем өчен эшлим"
Рамил Әхмәтов: "Барысын да күңелем өчен эшлим"

Мәскәүнең Кутузов проспектында "Заман" дип аталган яңа татар рестораны ачылды. Аның капкасына "Татар мәдәни үзәге" дип язылган такта таш эленгән, фойеда китаплар, татар сувенирлары күргәзмәсе дә бар. Биләмә хуҗасы Рамил Әхмәтов: "Халкыбыз өчен шундый урын булдырырга күптән хыялланган идем", ди.

"Татар мәдәни үзәге"нең ишегалдына керсәң, анда ат арбалары куелган "Татар станы" дип аталган чын авыл каралты-курасын күрәсең. Аннан ерак түгел генә курчак театры өчен махсус ясалган сәхнә дә бар. Шунысы да кызыклы, ресторанга илтүче юл белән ишегалдына керүгә кунакларны танылган татар шагыйрьләренең шигырьләреннән өзекләр язылган зур плакатлар каршылый. Анда Габдулла Тукай, Гапделҗаббар Кандалый, Ренат Харис, Шәүкәт Галиев һәм башкаларның шигъри юлларына урын бирелгән.

Урамнан "Заман" хуҗалыгына кереш. Кечкенә такта ташка "Татар мәдәни үзәге" дип язылган
Урамнан "Заман" хуҗалыгына кереш. Кечкенә такта ташка "Татар мәдәни үзәге" дип язылган

Бер караганда бу шаккаткыч нәрсә. Мәскәүнең нәкъ үзәгендә зур тизлектә хөкүмәт машиналары уза торган Кутузов проспектында татарча язылган шигъри юллар, татар рестораны һәм хәләл татар азык-төлек кибете. Шуның өстенә биредә коесы да бар. "Суы да һичшиксез булачак, әле бизәкле чиләкләр белән көянтәләр дә куячакбыз", ди бу тикле матурлыкны оештырган, бу биләмәләрнең хуҗасы Рамил Әхмәтов.

Без Рамил әфәндегә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Рамил әфәнде, илдә кризис, күп кенә рестораннар ябылып ятканда сез шундый матур үзәк ачкансыз. Кризистан курыкмыйсызмы?

"Заман" ишегалдындагы курчак театры һәм кое
"Заман" ишегалдындагы курчак театры һәм кое

– Мин инде күптөрле кризислар кичергән кеше. Курыкмыйм. Кризис – ул яңа мөмкинлекләр тудыра торган вакыт та. Кытай дивары дигән урында татар рестораны бар иде. Аның хуҗасы алышынды, ресторан үзенең татарлыгын югалтты. Кешеләрне тарату җиңел ул, кирәк чакта җыеп алып кына булмый. Шунда эшләгән, 30 елдан артык татар ашларын пешерү остасы булган Алсу Хәсәнованы үземә эшкә алдым. Бездә хәзер нинди генә татар ашлары пешерелми! Барысы да бар.

– Әгәр дә ризыклары булса, ашларны пешерергә була да бит. Хәзер санкцияләр, ризыклар кыйбатланды. Сез бу хәлдән ничек чыгасыз?

– Мәскәү өлкәсенең Егорьевский районында минем үземнең хуҗалыгым бар. Мин хәзерге вакытта сәнәгать төзүчелеге ширкәтен җитәкләсәм дә, (Рамил Әхмәтов – “RCS” төзү ширкәте президенты) Тимерязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган кеше. Авыл хуҗалыгы якын миңа. Верейко дигән авылда үз хуҗалыгым бар. Анда атлар, сыерлар, каз, үрдәк, тавык, тәва кошы, бытбылдык үрчетелә, хәтта дөя дә бар. Әле менә “Татар станы” дип аталган урында куяннар гына яши.

Алга таба биредә Мәскәү уртасында кечкенә зоопарк та эшләргә исәп. Ял итәргә дип балалары белән килгән кешеләргә курчак театры да күрсәтәчәкбез, җәнлекләрне дә. Биредә безнең хуҗалыктан алынган ит, май, эремчек һәм башка азык төлек сатыла торган кибет тә ачтык. Менә әлегә сөтне ничек китертергә белмим. Тиз әчеп чыга, бездә бит консервантлар юк.

"Заман" ресторанында китап күргәзмәсе
"Заман" ресторанында китап күргәзмәсе

“Заман” ширкәте әле әйтеп үтелгәннән белән генә чикләнми икән. Алар үзләренең китап нәшриятен дә булдырганнар. Рамил әфәнде үз хисабына инде берничә шагыйрьнең китапларын да нәшер иткән. "Мин аларны Гомәр Хәям китапларыннан башлаган идем. Әлегә ярты елга бары бер китап кына чыгарабыз. Бәлки миннән күреп бу эшкә башкалар да алыныр. Язучылар, шагыйрьләр безнең мәдәниятне, телне саклауда төп үзәк, төп терәк булып тора бит", – ди ул.

Ресторанның фойесында китаплар, татар сувенирлары күргәзмәсе дә бар. "Алга таба китапханә дә булачак", ди Рамил әфәнде. Ул шулай ук балалар өчен бию, музыка түгәрәкләре дә эшли башлаячагын әйтте.

– Бу эшләр сезгә ниндидер файда бирәме соң? Китапларны да үз хисабыгызга чыгарасыз. Башка эшләр дә күп чыгым таләп итәдер?

"Татар станы"
"Татар станы"

– Мин боларның барысын да күңелем өчен эшлим. Әлбәттә, мин алардан файда алырга дип тотынмадым. Халкыбыз өчен шундый урын булдырырга мин күптән хыялланган идем. Бервакыт бер ханым миңа: “Сезнең бит Мәскәүдә үз рестораныгыз да юк!” дигән иде. Чынлап та, без татарлар дип горурланып йөрибез, шуны да булдыра алмыйбызмы дип уйладым. Беренче хәләл ресторанны мин Әсәдуллаев йортында ачтым. Ул да эшләп килә. Ләкин мин аның миңа булган файдасы турында уйламыйм, ул миңа кирәк тә түгел. Мин – төзүче. Ул – минем эшем. Ә инде болары бары күңел өчен.

– Рамил әфәнде, сезнең эшләрегезгә караганда сез авыл баласы, татарча да бик матур сөйләшәсез. Туган якларыгыз кайда?

– Мин Татарстанның Буа районы Түбән Наратбаш авылында тудым. Татар мәктәбендә укыдым. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, Мәскәүгә юл тоттым. Татарча укыган булсам да барлык имтиханнарны рус телендә биреп, авыл хуҗалыгы академиясенә укырга керә алдым. Укыганда да эшләдем. Мин балачактан эшләп үскән кеше. Минем инде 10нчы сыйныфны бетергәндә һөнәрем бар иде. Түбә ябу эшләрен оста башкара идем. Академияның үзендә үк укыган вакытта ук эш табылды миңа. Бишенче курста укыганда инде минем Мәскәүдә үз фатирым, үземнең ширкәтем бар иде.

– Гаиләгез турында да сөйләгез әле?

– Хатыным – татар кызы, Гүзәлия исемле. Малмыҗ районыннан, 20 ел бергә торабыз. Ике кызыбыз, бер улыбыз бар. Улыбызга инде 18 яшь. Ул да безнең кебек мәктәпне алтын медальгә тәмамлады. Югары икътисад институтында белем ала.

Ресторан ачылганга әле бер-ике генә атна булуга карамастан, бу урынны татарлар инде белеп алган, анда төрле кичәләр, очрашулар уза башлаган. Анда музыкантлар, шагыйрьләр, җырчылар, композиторлар белән очрашуларны планлаштыралар. "Әле арт-директор табалмый торган идек. Шуңа гына планнарыбыз тукталып торды. Хәзер инде беренче апрельдән ул эшләр башланып китәчәк, татар мәдәниятен белгән, фикердәш булырдай оештыручы кеше дә табылды", диде Рамил әфәнде.

Яңа Татар мәдәни үзәген" табу бик җиңел, ул Мәскәүнең Кутузов проспектындагы 36а йортында урнашкан.

XS
SM
MD
LG