Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:36

Себернең айлык дини-мәгърифәти "Хикмәт" газетасы берничә ай чыкмый торган иде. Ниһаять, аның быелгы 1-2 саннары яңартылып дөнья күрде. Бу ярты елда газета мәчетләргә бушлай таратылачак.

Өч ел даими чыгып килгәннән соң, үткән елның ноябрь аенда халык югалткан иде инде бу газетаны. “Хикмәт”нең мөхәррирләре дә берникадәр үзгәрде. Хәзер газетаның баш мөхәррире – өлкә мөселман дини идарәсе җитәкчесе Зиннәт Садыйков, шеф мөхәррирләре – идарәнең җитәкче урынбасары Искәндәр Юсупов һәм “Яңа сулыш” белән “Себер йолдызлары” телетапшыруларын алып баручы буларак таныш Ләйсән Хөрмәтуллина.

“Хикмәт” бизәлеше, эчтәлеге ягыннан да яңарган. Яңа санда алар укучыларга тиздән 15 еллыгын бәйрәм итәчәк Төмән районының Явызбы мәчете тарихы, Яркәүдә мөселман яшьләре белән очрашу, Мельникайте урамында урнашкан мәчеттә йөз кешелек яңа зал ачылуы, Мөхәммәт пәйгамбәр һәм Мәүлед бәйрәмнәре турында язмалар, дөнья яңалыкларына урын бирелгән. “Балаларга күчтәнәч”, “Ашамлыклар”, “Тарих” сәхифәләрендә кызыклы, файдалы мәгълүмат алырга була.

Ләйсән Хөрмәтуллина һәм Зиннәт Садыйков

Ләйсән Хөрмәтуллина һәм Зиннәт Садыйков

– Газетаның төп максаты – өлкәдә ислам тормышындагы яңалыклар белән таныштыру, кешеләргә изге текстларны аңлатырбыз, хыянәтсез һәм дөрес тормыш үрнәген күрсәтер өчен Мөхәммәт пәйгамбәр һәм башка изге юлда булучылар турында сөйләрбез. Тагын да мөселман оешмаларындагы лаеклы шәхесләр белән әңгәмәләр, өлкәдән читтәге дини яңалыклар да газета битләрендә яктыртылыр. Һәм берникадәр дөньяви темага да урын бирелер. Балалар да читтә калмас.

Мөселман аудиториясенең күпчелек өлеше үзе өчен газетада кирәкле язмалар табар дип ышанам. Тиздән каршы алачак Җиңүнең 70 еллыгы, өлкә юбилее кебек барыбызга да кагылышлы бәйрәмнәр турында да язарбыз. Кыскасы, мөселманнарга Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен җиткерү, яңалыкларны биреп бару – төп эшебез. Болар барысы да бер санда булмаска да мөмкин. Мәсәлән, 6 сәхифә һәм шуларда гына тукталып калмаячакбыз, ә аларны төрләндерергә тырышабыз.

Газетада күп язмалар рус телендә булачак, чөнки безнең төп укучыларыбыз - мөселманнар. Без мөселманнарны дөрес юлга юнәлдерергә тиеш. Ә татар телендә генә чыксак, безне башка милләтләр укый алмаячак.

Өч ел буе газетаны саклап килгән, аны чыгаруда зур тырышлык, фидакарьлек күрсәткән “Хикмәт”нең беренче мөхәррире Бибинур Сабировага зур рәхмәтебезне белдерәбез, - дип сөйләде Зиннәт хәзрәт.

Ләйсән Хөрмәтуллина аңа кушылып:

– Газетада төп яңалыкларның берсе шул: өлкә дини идарәсе башкарган хезмәтләр турында гына түгел, ә барлык дини идарәләрдәге яңалыкларны да халыкка җиткерәчәкбез, - диде. – Бу санда әлегә яңа сәхифәләр юк, диярлек. “Пәйгамбәрләр тарихы”, Балаларга күчтәнәч”, “Ашамлыклар” сәхифәләрен камилләштердек. Тиздән хатын-кызлар өчен бер бит барлыкка киләчәк. Анда мода, исламда хатын-кызның роле һәм башкалар урнашыр. Төп мәгълүмат өлкә мәчетләре турында (тарих, бүгенге хәлләре һ.б.) булыр. Төньяктагы (ХМАО, ЯНАО) һәм башка шәһәрләрдәге мәчетләр белән дә элемтәгә керергә планлаштырабыз.

Бу ярты елда “Хикмәт” түләүсез мәчетләргә таратылачак.

Бибинур Сабировага өлкә татар конгрессы исеменнән рәхмәт хаты тапшыру

Бибинур Сабировага өлкә татар конгрессы исеменнән рәхмәт хаты тапшыру

“Хикмәт”нең чыга башлавына быел 15 ел булыр иде, 13 саны дөнья күргәннән соң ул күп вакытлар басылмый торды һәм моннан 3 ел элек ул вакыттагы мөфти Галимҗан Бикмуллин һәм Бибинур Сабирова җитәкчелегендә яхшы кәгазьдә төсле итеп халыкка барып иреште. Төмән өлкәсе “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы рәисе, Төмән шәһәренең "Казан татарлары милли-мәдәни автономиясе" җитәкчесе, журналист Бибинур Сабирова үзе китүен болай аңлатты:

– “Хикмәт” миңа балам кебек якын, кадерле иде. Аны булдыруга, ай саен чыгарып барыр өчен аз гына көч түгелмәгән. Барлык тормыш тәҗрибәмне кулланып башкардым мин ул эшне. Юлны яшьләргә бирергә кирәк. Хәзер дә мин язуымны дәвам итәм, өлкә татар хатын-кызлар оешмасының “Ак калфак” интернет-журналы бар (ak-kalfak.ru), анда күп кешеләр кереп, яратып укыйлар, “Татар-информ”ның өлкәдәге хәбәрчесе дә әле мин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG