Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгында кимендә дүрт кеше һәлак булган


Казанда "Адмирал" сәүдә үзәгендә чыккан янгында дүрт кеше һәлак булган. Бу хакта lifenews белдерә. Берәү янгында, ә калганнар хастаханәдә һәлак булган.

Янгын сәбәпләре әлегә хәбәр ителми. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кичке алтылар тирәсендә янгын урнына килеп киңәшмә үткәрде. Фаҗига сәбәпләрен ачыкларга һәм Казан җитәкчелегенә сәүдәгәрләрне эш урыннары белән тәэмин итәргә боерды.

Өч катлы "Адмирал" сәүдә үзәгенең беренче катында янгын чыгу турында Казан вакыты белән 12 сәгать 45 минутта хәбәр иткәннәр. Өченче яртыда янгын дүрт мең квадрат метрны биләгән булган. Янгынны сүндерү өчен "Юдино" станциясеннән поезд да китерелгән.

XS
SM
MD
LG