Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:20

Зифа Кадыйрова: "Тукай бүләген Фәүзия Бәйрәмовага бирер идем"


Язучы Зифа Кадыйрованың бернинди мактаулы исемнәре юк. Аның үз хисабына меңәрләгән тираж белән басылган китаплары укучылар арасында тиз тарала, кулдан-кулга күчеп укыла. Иҗатына мөкиббән китүчеләр байтак, шул ук вакытта әсәрләрен ошатмаучылар да җитәрлек.

Зифа Кадыйрова бүгенге көндә дүрт китабын барлыгы 63 мең данәдә бастырган. Заман язучыларның китаплары уртача 1-2 мең данәдә чыгуларын исәпкә алганда, бу зур күрсәкечтер. Монда шунысы да үзенчәлекле, Зифа Кадыйрова үз китапларын меңәрләгән тираж белән чыгарып китапханәләр, сәүдә урыннары кочагына ташламый. Күпсанлы очрашулар уздырып, үз укучысының хәлен белә, шуннан чыгып үз китапларын кабат-кабат бастыру эше алып бара.

Язучының иҗатына, аның әсәрләренең халык арасында укылышлы булуына, язучылар берлекләре белән булган мөнәсәбәтләренә кагылышлы һәм тагын башка сораулар белән без Зифа ханымга мөрәҗәгать иттек.

– Зифа ханым, иҗатыгыз нинди юнәлештә? Күпсанлы китапларыгызны ни рәвешле бастырасыз, халыкка җиткерәсез?

Зифа Кадыйрова китаплары белән

Зифа Кадыйрова китаплары белән

– Мин гомер буе халыкка якын булган тема – гаилә тормышы, кеше тормышын тасвирлауны максат итеп куйдым. Тәрбияле гаилә генә яхшы сәясәтчеләр, укымышлылар, зыялылар бирә ала. Шуңадыр, мин әсәрләремдә гаилә мөнәсәбәтләрен күтәрәм. Инде китап язылгач, аны дөньяга чыгару өчен корректоры, мөхәррире кирәк. Шулар белән бергәләп эшлибез. Аннан бастырам инде.

Китапны бастыру бер хәл, аны бит әле халыкка тарату, сату мәшәкате дә бар. Сәүдә урыннарында сатудан тыш, китапларым әдәби очрашуларда да сатыла. Әле яңарак кына Башкортстан якларында булдым, биредә соңгы дүрт ел эчендә әдәби очрашуларның сиксән җиденчесен уздыруымны да әйтим. Менә шушы очрашуларда китаплар әйбәт сатыла. Башкортстан ягы татар китапларына бик сусап яши. Шуны аңладым: ул якларда татар китаплары юк, халык китапны сагынып каршы ала.

– Соңгы очрашуларыгыз кайсы төбәкләрдә үтте?

– Соңгы көннәрдә Октябрьски каласында, Борай районында булдым. Киләчәктә Туймазыда булырга уйлыйм. Миякә дә очрашулар сорап чыкты. Йөрсәң, йөрисе җирләр күп.

– Зифа ханым, Татарстан язучылар берлеге хөкүмәттән акча алып, шуны язучыларга өләшеп, тарихи әсәрләр яздыра башлады. Акча биреп яхшы әсәрләр яздырып буламы, бу күренеш буенча нинди фикердә торасыз?

– Акчасын алгач, тырыша торганнардыр инде. Әмма ул бик авыр әйбердер. Мин үзем акчага эшли алмыйм, аның җаваплылыгы да бик зур. Бу эшкә алынучыларга Аллаһ ярдәм бирсен.

– Сез халык арасында бик укылышлы китаплар авторы булсагыз да, нинди дә булса язучылар берлеге әгъзасы түгелсез. Татарстан язучылар берлеге белән мөнәсәбәтләрегез нинди?

– Чаллы язучылары белән бик тату яшибез. “Ләйсән” түгәрәгенә дә җыелабыз. Ә болай Казан миңа, мин Казанга ерак. Ул тарафка чакырулар да юк, анда сагынып көтеп тә тормыйлар.

– Зифа ханым, ел саен Тукай бүләге иясен күрсәтү зур гаугалар, бәхәсләр белән бара. Сезнең Тукай бүләген кемгә бирер идегез?

– Бар язучыларны белеп тә бетермим. Шулай да белгәннәремнән Фәүзия апа Бәйрәмованы тәкъдим итәр идем. Ул бар дөнья буйлап татар тарихын җыя, алып кайта, яза, бастырып чыгара. Фәүзия апа чынлап торып эшли. Шуңа әлеге хезмәтләре өчен хатын-кыз буларак та, шәхес буларак та мин Тукай бүләген аңа бирер идем. Башка язучылар турында әйтә алмыйм, чөнки мин бик күпләрне белмим дә.

– Тукай бүләге иясен билгеләү ел саен шулай гаугалар, гаделсезлекләр белән дәвам итәр микән?

– Ул ягын әллә ни уйлап караган юк. Бәхәсләр булып торыр инде. Чөнки бездә талантлар, язучылар җитәрлек бит. Шул бәхәсләр-гаугалар барышында дөрес юл да табылырга тиештер.

– Сез инде әлеге сорауга беркадәр җавап бирдегез кебек. Шулай да сезнең әсәрләргә кире кайтыйк әле. Татар китапларын укучылар азая дигәндә, сезнең китапларны “су кебек” эчәләр дип тә белдерәләр. Сере нидә икән?

– Очрашулар вакытында миңа “сезнең бер китабыгыз авылыбызга килеп керә икән, аны чиратлап бар халык укый” диләр. Кешеләргә китапның гадилеге, аңлаешлы булуы ошый. Халык китапның сырлап язылмавына басым ясый. Мин җирдәге тормышны гына күзәтеп язам, әллә кая үрелмим, үзем аңламаган әйберне кертмим. Шуңа әдәбиятны үзем кадәр генә аңлаган кешеләр өчен китаплар җайлы һәм яратып кабул ителә.

Зифа Кадыйрова култамга куя

Зифа Кадыйрова култамга куя

Китапларымны беткәннән-беткәнгә чыгарып торам. Алты тапкыр басылганнары да бар. Үз көчем белән, кемгәдер барып ялынып чыгармыйм. “Идел-пресс” китапны чыгарганда сатып түләү мөмкинлеген дә бирә. Китап чыкты ди, мин сатам да нәшриятка акчасын илтеп түлим. Китап чыгару бик чыгымлы, кайвакыт милион сумнан да артып китә. Шул ук вакытта “Татмедиа”ның шәһәр-районнардагы газетларының күбесе минем шушы язган китапларны куллана. Белдермичә генә бастырырга тырышучылар да бар. Бу белмәс-күрмәс ди торганнардыр инде.

Минем әсәрләрне куллану Татарстандагы матбугатка беркадәр яшәргә мөмкинлек бирәдер. Менә инде әсәрләрне Башкортстан матбугатында бастырулар турында да сүзләр ирешә. Чаллыда урыс телендә чыгучы “Челнинские известия” менә өченче ел инде романнарымны бастыра. Быел бу газет 12 мең тираж җыйган, тагын берничә мең сатуга куела икән. Урыс газеты өчен дә минем язганнарның файдасы бар дип саныйм.

– Сез Башкортстанның Учалы районында туып-үскәнсез. Башкортстан язучылар берлеге белән нинди дә булса элемтәләрегез бармы, алар сезне үз берлекләренә кыстамыйлармы?

Зифа Кадыйрованың "Бәхеткә юл кайдан?" китабы

Зифа Кадыйрованың "Бәхеткә юл кайдан?" китабы

– Алар белән дә элемтәм юк. Нинди дә булса язучылар берлегендә әгъза булып тору минем өчен әллә ни мөһим әйбер дә түгел. Шулай да башкорт телендә минем “Сагынырсың, мин булмам” әсәрен бастырдылар. Тагын бер китапны башкортча чыгармакчылар. Быел “Тулпар” журналы бер әсәремне бастырырга җыена. Алар очрашу да оештырганнар иде. Менә шундыйрак элемтәләр бар инде. Язучы итеп кабул итмәсәләр дә, көтмиләр, чакырмыйлар дигән сүз түгел.

– Зифа ханым, Татарстанда, Башкортстанда булган әдәби очрашуларда шушы ике республикада яшәүче татарлар арасында нинди дә булса үзенчәлекләрне тоемлыйсызмы?

– Татарстанда язучылар күп. Шуның белән китап укучыларга да мөмкинлекләр киңрәк. Алдарак китап укучыларның азая баруы турында сүз булды бит. Халыкка китап алыр урыннар юк. Бар кеше дә Казанга бара алмый. Уфага да үземнекен дә, башка Чаллы язучылары китапларын да ташыйм. Уфада ике китап сату кибете бар. Районнарда элемтәләр булдырабыз.

– Шуңа да тукталыйк әле, үзегез кемнәрнең нинди әсәрләрен укып үстегез?

– Нинди китаплар укуым төгәл хәтердә түгел. Шулай да башкорт телендә, зур, калын булган “Кимсетелгәннәр” романын хәтерлим. “Ак чәчәкләр”не дә укыдым. Китап укуга караганда мин табигать белән аралашуны күбрәк ярата идем. Урманнан, тау-таш арасыннан кайтып кермәдем.

* * * *

Зифа Кадыйрова бүген Чаллы шәһәре читендәге йортында яши. “Монда ирем белән бер генә ел яшәп калдык. Җырласам да, еласам да биредә иркен. Миңа монда тынычлык. Балаларым, иҗат кешеләре көн саен хәлемне белеп торалар”, ди ул.

Зифа Кадыйрова “Сагынырсың, мин булмам”, “Язмыш сынавы”, “Көтеп узган гомер”, “Бәхеткә юл кайдан” әсәрләре белән халыкта танылу алды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG