Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәүдә үзәгендә янгын җимерекләре астында 25ләп кеше калган булырга мөмкин


Идел буе төбәге гадәттән тыш хәлләр идарәсе башлыгы Игорь Паньшин сүзләренчә, "Адмирал" сәүдә үзәге җимерекләре астында 25ләп кеше калган булырга мөмкин. "Алар инде исән түгел", ди Паньшин. Туганнары һәм бергә эшләгәннәр алар белән бәйләнешкә керә алмаган.

12 мартта иртән янгын булган "Адмирал" сәүдә үзәгендә җимерекләр астында тагын бер кешенең җәсәде табылганлыгы хәбәр ителде. Кичә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы дүрт кешенең - берәү янгында, калган өчәүнең хастаханәдә һәлак булуын хәбәр иткән иде. Сәүдә үзәгендә янгын җимерекләре астында 10-15 кеше калган булырга мөмкин дип тә белдерелә.

Сәламәтлекләренә зыян килгәннәр турында төрле чыганаклар төрлечә хәбәр бирә. Хокук саклау оешмаларыннан ТАСС-ка 55 кеше зыян күргән дип белдергән.

XS
SM
MD
LG