Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:18

Татарстан бюджетыннан паркларны тәртипкә кертүгә бер миллиард сум бүленәчәк, диде республика хөкүмәтендә Парклар һәм скверлар елына багышланган брифингта Казан шәһәр идарәсе башлыгы урынбасары Игорь Куляжев. Тагын шуның яртысын спонсорлар бирәчәк.

"Бу коммерция түгел, ә социаль проект", диде Куляжев.

Татарстан президентының паркларны тәртипкә китерүдә киңәшчесе итеп билгеләнгән Наталья Фишман инде җәй ахырында яңа парклар булачак дип белдерде.

XS
SM
MD
LG