Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөтенрусия форумында Башкортстан балалар хокукларын яклау тәҗрибәсен уртаклашты


Уфада бүген балалар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга багышланган Бөтенрусия форумы тәмамлана. Уфа шәһәр идарәсе, башкаланың төрле социаль фондлары һәм Мәскәүдән социаль ятимлеккә каршы фонд оештырган бу чарада Башкортстаннан 170ләп, Русиянең 32 төбәгеннән 150ләп кеше катнаша, дип яза Башинформ.

Башкортстанда Идел буе бүлгәсенең башка бер төбәгендә дә булмаган социаль яктан сәламәт булмаган гаиләләрне барлап анда үскән балаларның хәлен күзәтү тәҗрибәсе бар. Моның белән Уфа шәһәр администрациясе каршындагы Асрауга алу һәм багу идарәсе шөгыльләнә. Мондый гаиләләр белән даими эш алып барып балаларны анда калдыру максат итеп куела. Бу мөмкин булмаган хәлдә балаларны башка гаиләләргә урнаштыру юллары табыла. Идарәнең сигез еллык эш тәҗрибәсе бар.

Рәсми саннарга караганда, бүгенге көндә Уфада 200 меңләп бала бар. Аларның 3.5 меңе шушы идарәдә теркәлгән. Аларның 10% гына ятим балалар.

12 март көнне җыенда катнашучылар балаларны асрамага алган гаиләләр һәм социаль үзәкләр белән танышты. Уфада балаларның мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклау эшенә зур өлеш керткәннәргә бүләкләр тапшырылды.

XS
SM
MD
LG