Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:21

Талят Юнусов "26 февраль" эше нигезендә инде ике көн изоляторда тотыла


2014 елның 26 феврале

2014 елның 26 феврале

Кырымның Красногвардейский районында яшәгән Талят Юнусов 11 марттан бирле Акмәчетнең тикшерү изоляторында тотыла. Моны журналистларга аның әтисе Асан Юнусов хәбәр итте.

11 март иртәнге сәгать 7дә Юнусовлар өенә битлек кигән һәм корал тоткан бер төркем кеше атылып кереп 30 яшьлек Талятны алып киткәннәр. Аңа "2014 елның 26 февралендә Югары рада каршындагы җыенда кемнедер кыйнауда гаепләү белдергәннәр" диде егетнең әтисе.

Улларын алып киткәннән соң Юнусовлар өендә тентү булган.

6 март шул ук эш нигезендә тоткарланып Керичтән Акмәчеткә Тикшерү комитетына Асан Чарухов китерелгән булган. Берничә сәгатьлек сорау алудан соң аны иреккә чыгарганнар.

29 гыйнвар "тәртипсезлекләр оештыруда" гаепләнеп кулга алынган Мәҗлес рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөз әле дә изоляторда.

Ул көнне Югары Рада каршында узган урам җыенын чынлыкта Сергей Аксенов [Кырымның хәзерге башлыгы - ред.] җитәкчелегендәге "Рус берлеге" активистлары оештырган иде. Аннан соң гына Рада каршына яшерен кабул ителергә әзерләнгән Кырым суверенитеты һәм Русия кануннары астына күчү турындагы карарга ризасызлык белдергән кырымтатарлары җыела башлады.

XS
SM
MD
LG