Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 00:57

11 март Башкортстанны һәм башкорт халкын яклау максатыннан башкорт яшьләренең "Күк бүре" оешмасы каршылык чарасы уздырды. Анда кырыкка якын кеше катнашты.

Урам җыены республиканың һөнәр берлекләре каршындагы Мостай Кәрим һәйкәле янында узды. Чарага рөхсәт башкаланың Черниковка бистәсендәге “Химиклар” мәдәният сарае каршындагы мәйданга бирелгән булып чыкты. Ягъни, “Күк бүре”ләрнең бу чарасы рөхсәтсез узды. Шуңа ул полиция вәкилләре белән берникадәр тарткалаш белән башланды. Рөхсәтсез чара булу сәбәпле, чарада шигарләр күтәрелмәде. Ике кеше оешма байракларын күтәреп килгән иде.

Яшьләр хакимият халыкның авызын ябуын күрсәтү өчен медицина битлеге киеп алып, байраклар янында фотога төшү белән, тарткалаш башланды. Полиция вәкилләре чара рөхсәтсез узуы сәбәпле, кисәтү ясап, оештыручыдан махсус документка кул куйдырды. Чараларны уздырырга хакимият рөхсәте кирәклеген искә төшереп, бу урынның башка оешмага бирелүен әйттеләр. Ләкин нинди оешмага икәнлеген атамадылар. Әлеге мәйданда башка оешма чарасы узарга тиеш дисәләр дә, “башкалар” пәйда булмады.

Полиция вәкилләре “Күк бүре”ләрнең битлек киюләренә дә ризасызлык күрсәтте. Эш шунда, берничә полиция хезмәткәре һәрвакыт аларны видеога төшереп торды. Яшьләр битлекләрен шәһәрдә барган грипп эпидемиясеннән саклану өчен дип аңлаттты. Ләкин аларга битлекләрен салырга кушылды. “Күк бүре”ләр бу чараны урам җыены түгел, ә бары фикер алышу өчен җыелу дигәч, полиция хезмәткәрләре байракларны күрсәтте. Шуннан яшьләр бер байракны яшереп, икенчесен читкә җибәреп, аны ялгыз пикетчы дип атарга мәҗбүр булды. “Ялгыз пикетчы” бер читтә “Күк бүре” байрагын болгап торды.

Чарада берничә чыгыш ясалды. Иң төп чыгышларның берсен башкала мәктәпләрендә 43 ел башкорт теле һәм әдәбияты укыткан мәгариф ветераны Әнүзә Юмагулова ясады.

“Яшьләргә эш юк. Аеруча авыл яшьләренең хәлләре авыр. Алар урам буйлап эчеп, сугышып йөрергә мәҗбүр. Кайберләре асылынып үлә, берәүләре төрмәгә үк барып керә. Бу күп кенә башкорт авылларына хас. Авылларда мәктәпләр ябыла. Элек өч бала булса да, укыталар иде. Мәктәпләр өчен яхшы биналар төзеделәр. Хәзер шул мәктәпләрне ябып, балаларны сигез-ун километр ераклыктагы урыс мәктәпләренә йөртәләр. Ә балаларны кем йөртә? Бәлки машина йөртүче кичтән эчкәндер? Аны кем тикшерә? Кайдадыр бер баланың җанын кыймый, бу хәлне туктатмаслар бугай. Без хокукларыбызны белмибез. Авылларда иң зур хакимият – халык җыены. Авылларда халык җыенын уздырып, мәктәпләргә балаларны җибәрмәскә карар чыгарса, хакимият берни дә эшли алмый. Шуңа без үз мәнфәгатьләребез өчен көрәшергә тиеш.”

“Ак тамыр” оешмасы рәисе Ирек Агишев:

“Башкортстан республика буларак бетеп бара. Президент башлыкка әйләнде. Конституцияләр үзгәртелде. Мәктәпләр ябыла. Болай барса ул озакламый губернага да әйләнәчәк. Без кичекмәстән федераль үзәк белән килешү мөнәсәбәтләрен тергезергә тиеш. Агымдагы елны республика мәнфәгате өчен көрәш елы дип үткәрергә чакырам”.

“Күк бүре” оешмасы рәисе Азат Сәлмәнов:

“Хакимият башкорт халкының проблемаларын күрергә дә теләми. Ул гына да түгел, безгә проблемаларыбызны күтәрергә дә мөмкинчелекне кысалар. Күреп торасыз, чара уздырырга шәһәр читендәге мәйданны бирәләр, үзәктәге ике урынның барсы да кемнәрдер тарафыннан мәшгуль булып чыга. Бу махсус эшләнә. Без башкалада чаралар уздыру мәйданнары сорарга тиеш.

Полиция хезмәткәре Азат Сәлмәновка кисәтү документы тапшыра

Полиция хезмәткәре Азат Сәлмәновка кисәтү документы тапшыра

Позицияләребезне бер-бер артлы югалтып киләбез. Югары урыннарда утырган башкортлар эштән алына. Алар урынына башкорт булмаганнар куела. Президент – башкорт түгел, эчке эшләр министры, иминлек хезмәтләре башлары башкорт түгел. Ә бит без милли республикада яшибез. Ул җитәкчеләр төп халыктан чыккан булырга, аларның үзенчәлеген белеп эш итәргә тиеш. Башкортстанда президент – башкорт, Татарстанда – татар, Чуашстанда – чуаш булырга тиеш. Мин элекке президент Мортаза Рәхимовны якламыйм. Ләкин монысы дөрес сәясәт алып бармый. Ил президенты Владимир Путин бер чыгышында Украина мәсьәләсенә тукталып, пружинаны озак кыссаң, ул шартлый дигән иде. Безнең хәлләр дә шулай, без дә кысылабыз. Башкорт халкы кол түгел. Мин барыгызны да милли мәнфәгатьләребез, республиканың киләчәге өчен көрәшкә чакырам!”

Чара ахырында резолюция кабул ителде. Анда республика Конституциясен һәм президент атамасын кайтарырга, гадел сайлаулар уздырырга, сайлау бюллетеньнәрендәге бар намзәтләр өчен дә каршы тавыш бирү графасын тергезергә, башкортларны югары вазифадагы эшләреннән алуны туктатырга, мәктәпләрдә башкорт телен мәҗбүри укытуны кайтарырга, федераль үзәк белән ике яклы килешү мөнәсәбәтләрен тергезергә, экологияне сакларга дигән таләпләр кергән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG