Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:43

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков күрсәтмәсе нигезендә "Адмирал" базары хуҗасы Гусейн Гахраманов кулга алынды. Сәүдә үзәгендә кичә янгын чыгып биш кеше һәлак булды, тагын кимендә 25 кешенең язмышы билгесез. Гахраманов янгын башлангач эвакуация оештырмауда гаепләнә.

LifeNews сәхифәсенә Гахраманов сәүдә рәтләрендә төтен күргәч тә аннан бөтен кешенең чыгып китүен белдерде. Әмма ялкын күренгәч сатучылар тауарларын коткарыр өчен кире базарга бәреп кергән.

"Барысының да кредитлар, бурычлар. 600 кешене тыеп тотып буламени", диде ул.

Соңгы елларда Гахрамановка базарга ут төртү турында янаулар да булган. Сакчыларга ярдәм итеп кичләрен сатучылар да базар тирәсен сакларга чыккан булган.

Базарны соңгы тапкыр тикшерүдә янгын сүндерү җиһазларының булмавы һәм тагын шундый җитешсезлекләр табылган. Шундый ук тәртип бозулар 2013 елның маенда булган тикшерү вакытында теркәлгән булган, әмма вазгыять үзгәрмәгән.

Прокурор Нәфыйков шулай ук элек базар эшендә җитешсезлекләр тапкан, әмма аларны төзәтүне күзәтмәгән җаваплы хезмәтләрнең дә җинаятькә катнашы булу мәсьәләсе каралачак диде.

Казан эчке эшләр идарәсе "Янгын сүндерү кагыйдәләренең бозылуы" һәм "Ялгыш яки очраклы рәвештә милеккә зыян китерү яки юк итү" маддәләре нигезендә җинаять эшләре ачты.

Һәлак булганнарның гаиләләренә Татарстан бюджетыннан берәр миллион сум бүленәчәк. Тән җәрәхәтләре алган Русия ватандашларына 200-400 мең сум биреләчәк. Яраланган чит илләр ватандашлары Татарстан хастаханәләрендә бушка дәваланачак, һәлак булган чит ил сатучыларның туганнарына мәетләрне өйләренә кайтарырга ярдәм итәчәкләр.

XS
SM
MD
LG